Аның сүзләренә караганда, җәй көне белгечләр тәүлек буе эшли торган барлык лагерьларны – 121 шәһәр читендәге һәм 52 палаткалы лагерьларны тикшергәннәр. Нәтиҗәдә 1700дән артык санитария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, ә 69 учреждение матди-техник базаны яхшырту буенча күрсәтмәләр алган.
2027 елда бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту, легаль булмаган лагерьларны ябу эшен дәвам итү һәм кышкы каникуллар вакытында санитария законнарын үтәү эшен көчәйтү планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез