Газетага язылу

Филармониядә Илһам Шакиров дәвамчылары концерты узды

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров премиясе лауреатлары һәм Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» конкурсы җиңүчеләре катнашында «Зур концерт» узды.

Филармониядә Илһам Шакиров дәвамчылары концерты узды
Фото: ​​​​​​​Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте / О. Акимичева

Анда халык җырлары, шулай ук бөек җырчыбыз репертуарыннан заманча эшкәртелгән җырлар һәм бүгенге татар эстрадасының популяр җырлары яңгырады.

Аларны танылган җырчыларыбыз Фердинанд Сәлахов, Зилә Сөнгатуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова, Артур Исламов, Резеда Галимова, Әсхәт Хисмәтов, Илшат Сибагатуллин, Фәүдәт Гыйләҗев, Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Маликов, Асылъяр, Рөстәм Насыйбуллин, Эльмира Гыйльфанова, Рафил Җәләлиев, Алинә Кәримова, Азат Кәримов, Инсаф Ганибаев, Энҗе Шәйморзина, Рузилә Бәдертдинова, Данияр Сәлахиев  Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» инструменталь ансамбленә кушылып башкарды.


Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү максатыннан 2020 елда республикада күренекле җырчыбыз исемендәге премия булдырылган иде. Ул ике елга бер мәртәбә артистның туган көнендә, җыр сәнгатенең үсешенә зур өлеш керткән җырчыларга тапшырыла. Илһам Шакиров исемендәге III республика премиясенә:

 «Хатын-кызлар вокалы» номинациясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Даян кызы Сөнгатуллина;
«Ир-атлар вокалы» номинациясендә Татарстанның атказанган артисты Артур Муллаян улы Исламов;
«Халыкчан башкару» номинациясендә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фазлытдин кызы Билалова һәм Илшат Әнәс улы Сибагатуллин лаек булган иде.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакиров исемендәге IV республика премиясенә кандидатларны да игълан итте. Алар – Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина һәм Рөстәм Маликов. Танылган җырчылар «Зур концерт»та мәртәбәле премиягә кандидат буларак чыгыш ясады.

                                                              

  

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре