Газетага язылу

«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе башлана

4 ноябрьдә Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе старт ала. Бәйге Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоцияциясе тарафыннан үткәрелә. Оештыручы – ГБУ «Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге».  

– Безнең бәйге Татарстан Хөкүмәте, Рәисебез Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Чара безнең көч – бердәмлектә булуын тагын бер кат дәлилли. Бәйге 2023 елдан бирле үткәрелә. Ул – якташлык җәмгыятьләрен булдыруга зур этәргеч. Иң мөһиме: акчалата приздан тыш, барлык катнашучылар да үзләрен башкалада күрсәтә ала һәм Казанда яшәүчеләр дә аларның сәнгате, мәдәнияте, кәсепчелеге, гастрономиясе белән танышу мөмкинлегенә ия, – дип белдерде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

«Татарстанның мәдәни башкаласы» быел Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) узачак. Беренчеләрдән булып Казанга Түбән Кама районы вәкилләре киләчәк.

– Безнең мәдәни көнебез Түбән Кама районының 60 еллыгына багышланган. Программа «Славься, Нижнекамск! Карта великих свершений» дип атала. Районыбызның республика үсешенә керткән өлешен күрсәтәчәкбез. Районның тарихы һәм тамырлары турында сөйләүче «Истоки Тамъ-Ял» тарихи-этнографик зонасы оештырылачак. Ярминкәдә җирле осталар эшләнмәләре, локаль брендлар һәм милли ризыклар тәкъдим ителәчәк. Гаиләләр һәм балалар өчен уеннар узачак. Шулай ук Халыклар Дуслыгы Йорты әзерләгән «Многоцветие культур» («Мәдәниятләр төрлелеге») күргәзмәсе дә урын алачак. Бу мәйданчыкта төрле милләт вәкилләре тарафыннан мини-концерт узачак. Яшьләр һәм балалар өчен аерым мәйданчык булдырылды, – диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Кәримуллина. Шулай ук 4 ноябрьдә ЦУМда «Кечкенә Якутия» павильоны ачылу көтелә. Анда Якутиядән делегация киләчәк, хезмәттәшлек турында килешүләр төзеләчәк.

Бәйгенең гомуми приз фонды – 9 млн 750 мең сум. Бәйгедә җиңүче «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеме белән бергә 3 миллион сумлык сертификат ала. 2024 елда бу исемгә Әтнә районы лаек булган.

«Без бу зур уңышыбыз белән бик горурланабыз, чөнки безнең район чын мәгънәсендә авыл хуҗалыгы районы һәм чиста татар районы. Без программабызны «Бабамның мирасы» дип атадык һәм районыбыз тарихы белән таныштырдык. Әтнә районы – борынгы район. Без Казандагы Мәрҗани мәчетен беренче таш мәчет дип әйтергә яратсак та, ул үз ишекләрен 1777 елда ачкан. Ә безнең Бәрәскә авылында урнашкан таш мәчет 1769 елда ачылган. Шулай булгач, иң беренче таш мәчет безнең Әтнә районы Бәрәскә авылында булган һәм Бәрәскә, Мәңгәр байлары, Казан байлары белән бергә, Екатерина әби патшабызга барып рөхсәт алып кайтканнар. Без бу мирасыбызны театральләшкән тамаша рәвешендә күрсәттек. Откан 3 миллион акчабызга мәдәният йортының техник базасын баеттык», – диде Әтнә районының МКУ «Мәдәният бүлеге» башлыгы Алия Абдуллина.

Мәртәбәле жюри составы танылган җырчылар, мәдәният хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек Советы әгъзалары, фән эшлеклеләре һ.б.дан гыйбарәт. Алар арасында Гөлназ Бәдретдин дә бар. «Без гел каядыр ашыгабыз. Ә бу чара – бераз туктап алу, гаилә белән ял итү, якташлар белән күрешү, ә иң мөһиме – үзеңне рухи яктан баету мөмкинлеге. Монда дизайнерлар гына түгел, ә һәркем жюри әгъзаларына үзе теләгән сорауны бирә ала. Эшләр кәсепкә, аутентиклыкка карап бәяләнә», – диде ул.

«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе 4 ноябрьдән 25 мартка кадәр дәвам итә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре