Мин дә бәйрәм уңаеннан котлауларымны җиткереп, татар телендә җавап хаты язып җибәрдем. Юк, юк, мин Удмуртия республикасыннан түгел. Чын татар авылында үстем. Әгерҗе районы Көчек авылыннан нибары 3 чакрым ераклыкта гына урнашкан Бәркләт-Бодья авылыннан килеп укыган сыйныфташларым белән һаман да туганнар кебек аралашып торабыз. Телне дә аерып тормыйбыз, теләсәк удмуртча йә татарча язышабыз. Син – удмурт, мин – татар, дип уйлау да юк.
Бер милләт булып үстек кечкенәдән. Бәйрәмнәребез дә, гореф-гадәтләр дә, шатлык-куанычларбыз да, кайгы-хәсрәтләр дә уртак булды. Мәктәптә кайбер фәннәрне русча укыдык. Шулай да тәнәфес вакытларында рәхәтләнеп туган телләребездә аралаштык. Мәктәбебездә узган республикакүләм удмурт теле семинарында удмуртча җырлаган җырларны бүген дә бер хаталанусыз бии-бии җырлап күрсәтә алам әле.

Безнең гаилә аеруча дус яшәде Бодья халкы белән. Әнкәй алар авылына да барып эшләде. Һәр йорттагы гаиләне, аларның язмышларын, ничек көн күрүләрен белеп үстек. Кечкенә чакта әле әнкәйгә ияреп барып, аларда кунак булып кайта идек. Ут күршеләребез кебек кәбестәне тагын кем шулай тәмле итеп тозлый икән? Тәмен, удмурт җырларын кебек үк, мәңге онытмам төсле... Ә алар пешергән бәрәңге «перепечләре»?! Үзләре өйрәткән рецепт буенча ничә тапкыр пешереп карасам да, аларныкы кебек тәмле килеп чыкмый шул. Балан бәлешен пешерү серләрен сезнең белән дә уртаклашасым килә. Алар балан, манный ярмасы, шикәр комыннан ясалган эчлеккә чөгендер дә куша.
Бар эшкә дә уңган үзләре. Хуҗалыклары да нык, йортларның тышкы ягыннан ук миллилек бөркеп тора. Гореф-гадәтләрне, йолаларны киләчәк буынга кечкенәдән сеңдереп үстерәләр. Милли киемнәрен дә көндәлек тормышта киеп йөриләр. Ансына мин бигрәк тә сокланам. Кечкенә вакытта аңлап бетермәгән әйберләрне хәзерге тәҗрибәмнән чыгып күзәтәм я булмаса искә төшерәм. Шулкадәр бердәм, бер-берсе өчен утка-суга керергә әзер алар. 3 удмурт кешесе янына 1 башка милләт кешесе килеп басса, шул ук мизгелдә русчага күчеп сөйләшә башламый, үз туган телендә аралашуын дәвам итә. Аннары инде, хөрмәт күрсәтеп, тәрҗемә итеп аңлаша башлый.
Туган якларга кайту сирәгәйде хәзер. Күршеләребезне аеруча сагынам. Кайтканда кереп, хәлләрен белеп чыгарга, бер тапкыр булса да урамнарын урарга тырышам. Әйе, өлкәннәр кими бара, ләкин авылда яшьләр күп, мәдәният йортлары гөрләп эшли, йортлар яңара, заманча булсалар да, милли үзенчәлекләрне саклый.
Сыйныфташымның котлавы күпме хатирәләрне яңартты, бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Аның сүзләрен тагын бер кат куәтләп, дуслыгыбыз мәңгелек булсын, дип телим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез