Газетага язылу

Татарстанга күченеп килгән төрле милләт вәкилләре ничек яшәп ята?

Якты чырай, такта чәй. Татарстанга күченеп килгән төрле милләт вәкилләрен әнә шулай каршы алалар. Ә үзләре безнең яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне хөрмәт итәме? Дуслык җырын бергәләп җырлыйбызмы? Республиканың төрле районнарында яшәүче әрмән, грузин, таҗик гаиләләренең хәлләрен белештек.

Кунак булсаң, тыйнак бул!

Баулы районының Мортаза авылында грузиннар гаиләсе бар икән. Нино һәм Елгуджа Квитатианиларның монда килеп төпләнүенә – 15 ел.

– Мин Бөгелмә грузинына кияүгә чыктым. Елгуджа инде шул якларга килеп төпләнгән булган. Аннан Мортазага күчендек. Улыбызга 18 яшь инде. Килгәндә, рус телен бөтенләй белми идем. Тормыш өйрәтте. Менә хәзер татарчаны да аңлый башладым, – ди Нино. – Күрше әби мине өчпочмаклар белән сыйлый. Ә мин үзебезнең милли кухня, гореф-гадәтләр белән таныштырам. Милли бәйрәмнәрдә дә катнашырга тырышам. Берничә ай сәнгать җитәкчесе булып эшләп алдым. Хәзер өйдә сумка, беләзекләр ясап сатам. Чит җиргә җайлашуның кыенлыгын сизмәдек. Берәү дә: «Сез, грузиннар, ник монда килдегез?» – димәде. Иң авыры туган җирне сагыну булгандыр. Әле менә улым белән Грузиядә кунакта без. Тамырлар барыбер үзенә тарта. Кайтасы килә, әмма улыбыз әлегә техникумда укый. Татарстанда тугач, аңа барысы да якын. Киләчәктә калырмы, Грузиягә китәрме – үзе хәл итәр.

Әрмән милләтеннән булган Самвэл Оганянның исә Мөслим районында яши башлавына 20 елдан артык. Берничә айга ял итәргә дип кенә килгән булган югыйсә. Төзүче булып урнашкан, хәзер инде үз бизнесы бар. Менә шулай чит җирләрдә яңа тормыш башланган.

– Башта Шуганка авылында яшәдек. Аннан район үзәгенә күчендек. Ике бала үстерәбез. Әнине дә, туганнарымны да чакырдым. Әрмәннәр шактый монда. 4–5 гаилә аралашып яшибез. Азмы-күпме татарча да өйрәндек, – ди эшмәкәр Самвэл. – Без – тиз җайлаша торган халык. Кунакка йөрешергә яратабыз. Кемгәдер булышасың, сыйлыйсың. Алар моны икеләтә яхшылык белән кайтара. Гореф-гадәтләрне дә хөрмәт итәбез. Әрмәнстанга кайтып торабыз. Ара ерак түгел. Берничә сәгатьтә очып барып җитәсең.

Теләсә кайсы кеше барасы җиренә кагыйдәләрне өйрәнеп бара. Үзенең кунак икәнен онытмый һәм үз тәртипләрен берәүгә дә тага алмый. Арча районының Түбән Чокырча авылында яшәүче Хуршет Хушвахтов әнә шулай ди. Таҗик милләтеннән ул.

– Казанга 26 ел элек килгән идем. Ошаттым да калдым. Аннан гаиләмне алып килдем, – дип башлады ул сүзен. –  13 ел элек авылдан йорт сатып алып, Арча якларына күчендек. Дүртенче балабыз шунда туды. Хәзер 3 нче сыйныфта укый инде. Үз шөгылемне таптым. Сарыклар үрчетәбез, умарталар тотабыз. Тормыштан ямь табып яшибез.

Хуршет әйтүенчә, авыл халкы тиз якын иткән үзләрен. Әкренләп кардәшләре дә күченеп килгән. Шулай итеп, авылда таҗик гаиләләре уннан арткан.

– Хөрмәт ул кешенең үзеннән тора. Татарлар белән безнең мәдәният арасында охшашлыклар күп. Бер-беребезгә булышабыз. Ә бәхәсләр хәтта туганнар арасында да килеп чыгарга мөмкин. Күршеләр белән дус яшибез. Бәйрәмнәрдә пылау белән сыйлыйбыз. Авылдагы тәртипне хөрмәт итәбез, –ди дүрт бала атасы.

Үз законнары...

Балтач районының Чепья җирлегендә 2700 дән артык кеше гомер кичерә. Ун төрле милләт вәкиле яши. 47 проценты – удмурт, 50 проценты – татарлар. Калганы – рус, мари, чуаш, чегән, поляк, үзбәк, таҗик һәм башка милләт вәкилләре.

– Читтән килүчеләрнең барысын да белеп бетереп булмый. Буш торган йортларны Мари Элдан, Кировтан килеп алучылар бар. Тик безнең белән килештергән кеше юк. Документларны нотариус аша рәсмиләштергәч, прописка да кирәкми. «Паспорт өстәле»ннән дә мәгълүмат бирүче юк. Без инде халыкка, ишетсәгез, хәбәр итегез дип, әйтеп торабыз. Кайткан кешенең таләбе зур. Үз хокукларын даулый башлыйлар. Әмма уртак тел табарга кирәк, – ди Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин. – Сорауларына битараф калмыйбыз. Халыкның мөнәсәбәтенә килгәндә, авыл кешесе читтән килүчеләргә игътибар итми. Хәзер капкалар бикле, аралашу кимеде бит. Һәр кеше үз тормышы белән яши.

Бердәмлеккә ни җитә?

Азнакай районының Сәпәй авыл җирлегендәге хәлләрне дә белештек. Анда әрмән, үзбәк, рус, чуаш – барысы бар. Шәһәргә якын булгач, килүчеләр элек-электән булган. Шуңа күрә халык инде кунакларны якты йөз белән кабул итәргә өйрәнгән. Килмешәк дип карау юк.

– Бердәмлек бар. Милләткә бүлүләр юк. Татарчасын да беләләр. Күченеп килүчеләргә авылның законнарын яхшылар аңлатабыз. Үзара салым акчасын да бирәләр. Карын да эттерәсе, юлын да карыйсы бар бит. Шөкер, моңа кадәр авыл халкы белән аңлашылмаучанлыклар тумады. Алга таба да шулай булсын. «Бездә болай иде, нишләп сездә шулай?» – дигән сорауларны да ишеткән юк, – ди авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева. – Әрмәннәр – бик тырыш халык. Әйтик, элек авыл халкы кирәк әйберен төзәттерергә Суренга йөри иде. Шөгыле белән шулай хөрмәтле кешегә әйләнде. Мәдәният, гореф-гадәтләр дә уртакка әйләнеп бара. Клубта үз җиһазлары белән концертлар куялар. Безнекен дә хөрмәт итәләр. Җыр-моңнар да уртак.

Кукмарадагы Арбаш авылына өч үзбәк гаиләсе фермага эшкә кайткан. Арада тракторчы, сыер савучылар да бар. Күпмедер акча эшләгәч, кире туган якларына китәләр икән. Аннан тагын киләләр. Менә шулай тормыш көтәләр.

– Авыл халкы белән мөнәсәбәтләре әйбәт. Ни өчен дигәндә, үзләре дә тыныч. Начар гадәтләре юк. Бер проблема да тудырганнары юк, – диде Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова.

Менделеевск районындагы Тойгуҗа клуб мөдире Александра Сафина, төрле милләт вәкилләрен мәдәният берләштерә, дип саный.

– Зәй якларыннан килгән керәшен кызы мин. Без авылга 1987 елда күченеп кайттык. Монда мине Алия дип йөртәләр, – ди ул. – Шул вакытта таралган колхозны кабат оештырып, төрле җирләрдән белгечләрне чакырдылар. Авылда 100 йорт бар. Удмурт, рус, татарлар бергә тату гомер итәбез. Башка милләт вәкилләренең күченеп кайтканы юк. Мәктәп булганда, балалар татарча өйрәнеп үсте. Ябылгач, телне өйрәтү кыенрак. «Дуслык» ансамбле оештырдым. Анда төрле милләт вәкилләре җырлый. Бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез. Тел, лөгать, әхлак алмашып яшәп ятабыз шулай.

Фикер

Арсен Савва, ассириялеләрнең Татарстандагы милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе:

– Соңгы вакытта республикада 100 дән артык ассирияле яши. Күбесе Казанда гомер итә. Безнең өчен җирлеккә җайлашу, башкаларның мөнәсәбәтенә бәйле сораулар бүген актуаль түгел. Ни өчен дигәндә, алар инде ХХ гасыр башында ук башкалага килеп төпләнгән. Биш буын монда яши дигән сүз. Алар – җәмгыятькә күптән яраклашкан, шушы мохиттә тәрбияләнгән Россия гражданнары. Үз традицияләрен, телләрен сакларга тырышалар. Соңгы вакытта күченеп килүчеләр дә, китүчеләр дә юк.

 2021 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча, республикада 2 091 175 татар, 1 574 804 рус, 90 474 чуаш, 15 666 мари, 21 327 удмурт, 12 065 мукшы, 25 189 керәшен, 11 029 башкорт яши. Ә бездә гомер итүче үзбәкләр –14 970, таҗиклар – 12 541, кыргызлар – 2406, чеченнар – 387.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре