Газетага язылу

«Ана даны» медаленә лаек булган Рафилә Хуҗина: «Рафилем – бик әйбәт ир һәм әти»

Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылында гомер итүче Рафилә һәм Рафил Хуҗиннар гаиләсендә биш бала үсә. Күптән түгел 35 яшьлек Рафиләгә «Ана даны» медале тапшырасылары билгеле булды. Хуҗиннарның аны бик тә Татарстан Рәисе кулыннан аласылары килә. «Гомергә бер була торган вакыйга бит бу», – ди алар.

«Ана даны» медаленә лаек булган Рафилә Хуҗина: «Рафилем – бик әйбәт ир һәм әти»
Фото: шәхси архивтан

– Биш бала үстерербез дип уйламаган идем. Әмма гаиләдә энем белән икәү генә үскәч, әниемә еш кына: «Ник тагын бер бала алып кайтмадыгыз?» – дип әйткәләгән булды. Ирем өч балалы гаиләдә үскән. Аның апалары бар, – дип сөйли Рафилә. – Булачак ирем белән авыл клубында таныштык. Баштарак исемнәребезнең аваздаш булуына шаярып карый идек. Ә аннары туган көннәребез дә бер айда, берничә көн аерма белән икәнен белдек. Язмыш тиккә генә очраштырмаган икән, дидем. Хисләребезне озак сынамадык. Миңа 18 тулуга өйләнештек. Ул чакта иремә 22 яшь иде. Төп йортка килен булып төштем. Яшь чак – юләр чак, дип тиккә генә әйтмиләр икән аны. Шулвакытта кияүгә чыгуыма сөенеп туя алмыйм. 21 яшемдә күпбалалы әни идем инде мин.

Рафил белән Рафиләнең бер елдан кызлары дөньяга килә. Ә тагын ике елдан игезәк сабыйлар туа.

– Игезәк кызларым белән хастаханәдә озак яттык. Алар җитлекмәгән иде. Менә шулчакта төп йортка кияүгә килгәнемә бик сөендем. Әти белән әнинең җылысын тойдым. Бу йортка килеп кергәндә үзем бала идем бит әле. Әнигә рәхмәт инде. Бер дә какмады, рәнҗетмәде, авыр сүзләр әйтмәде. Үз баласы кебек якын итеп торды. Мин бу йортта үземне чит кеше дип тоймадым да. Аллаһы Тәгалә мине бәхетле итәр өчен бу гаилә килене иткәндер, дим хәзер. Алар ярдәм итеп тормаса, биш бала алып кайтып та булмас иде. Кайтып керүгә, өй җылы, өстәлдә кайнар ризык. Менә бәхет кайда ул! Балалар караулы, ишеккә йозак эләсе юк, – ди Рафилә. – Түгәрәк тормышыбызны ямьләндереп, малай да алып кайтасыбыз килде. Тик малай көттерде әле. 2018 елда тагын бер кыз, 2023 елда гына улыбыз туды. Үз яшемә карыйм да, кайчак шаккатып та куям. Олы кызыма 16 яшь бит инде. Минем шуның кадәрле кызым булсын әле, дим. Инде кече улыбызга да 3 яшь! Шушы балалар белән бергә үстек инде.

Рафилә мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире булып эшли. Рафил хуҗалыкта маллар тота. Балаларны бакчага, мәктәпкә йөртү дә аның өстендә.

– Кызлар әтинеке була, дигәнне ишеткән бар иде. Чынлап та шулай икән. Кызлар гына түгел, улыбыз да әтисе өчен нишләргә дә белми. Рафилем – бик әйбәт ир һәм әти ул. Моннан 17 ел элек аңа кияүгә чыкканыма бер дә үкенмәдем. Ирем бик ипле, бөтен эштә ярдәм итеп торды, – дип сөйли биш бала әнисе. – Кеше сүзенә карамаска да ул өйрәтте мине. Бишенче баламны алып кайтырга йөргәндә районга баргач, бер белмәгән кеше: «Нәрсә дип бала ташыйсыз?» – дигән иде. Әй, шундый читен булды ул чакта. Еладым да еладым. Өйгә кайткач та бик озак тынычлана алмадым әле. Менә шулчакта ирем сүзе барысына да нокта куйды. «Без бит балаларны үзебез өчен дип алып кайтабыз. Берәүдән дә ярдәм сорамыйбыз», – диде ул. Ә хәзер менә үсеп килгән балаларыма карыйм да рәхәт хисләр кичерәм. Олы кызым артыннан 14 яшьлек игезәкләрем куып бара. Аларның өчәү бергә серләшкәнен күреп, күңел сөенә. Бөтен әйберне дә әнигә сөйләп булмый бит. Ә кызлар үзара киңәшәләр дә, аңлашалар да, күп әйбергә өйрәнәләр. Апалары – кечеләренә үрнәк. Ә кечерәкләре бер-берсен ташламый.

Хуҗиннар гаиләсе балаларын сөеп-үбеп кенә утырмый. Авылда торгач, бөтенесенә тигез итеп эшен дә бүлеп бирәләр икән. Бакчада да бергә эшлиләр, өйдәге эшләрнең һәркайсының җаваплы кешесе бар.

– Үзебез эш белән үскәч, балаларны да шулай тәрбиялибез. Кешедән ким булмадык, матур итеп тормыш итәргә тырышабыз. Авылда да бер дигән яшәп була. Күпләр хәзер каенана-каената белән яшәүдән куркып тора. Ә мин киресен әйтер идем. Безнең балалар бик бәхетле. Күпләргә тимәгән әби-бабай тәрбиясе эләгә аларга. Менә моны инде бернигә дә алыштырып булмый, – ди Рафилә. – Гаиләбез зур булгач, өебез ямьле. Ризыкларны мул итеп пешерергә яратам. Балаларны гел камыр ризыгы белән сыйлыйм. Кичтән берәр ризык әзерләмичә йокламыйм да. Өстәлдә ризык гел булсын, дим.

Биш бала үстерүче гаиләнең бәхет серен сорашам. Рафиләнең эчендәгесе тышында аның.

– Төрле вакыт була инде. Үпкәләшеп тә аласың, сүзгә дә киләсең. Әмма ни генә булмасын, дәшми кала белергә кирәк! Рафилне өйрәнеп беттем инде. Ул барыбер үзенчә эшли һәм эшләтә дә. Киреләнүдән мәгънә юк. Әнә шуңа бер-беребезне аңларга тырышабыз. Безне бит әле балалар да күреп үсә, – ди Рафилә. – Ә инде «Ана даны» медале алуым икеләтә җаваплылык өсти. Хәзер күп гаиләләр бала алып кайтуны суза, тиз генә гаилә кормый. Һәр нәрсәнең – үз вакыты, соңга калмаска кирәк. Ә күп бала – бөтенләй башка дөнья, башка тормыш. Алар арасында татулык та көчле, туганлык та нык. Иң мөһиме: исән-сау булсыннар, ә без әтиләре белән алар өчен кулдан килгәнне эшләрбез.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре