Кешенең хәтере нәрсәләрдә саклана? Кем өчендер ул – гаилә альбомындагы саргайган фотоларда, кем өчендер – әби сандыгында кадерләп сакланган чигүле сөлгеләрдә, ә кем өчендер – буыннан-буынга тапшырылган намазлыкта.
Күргәзмәнең беренче намазлыкларыннан ук шул хакта уйлана башлыйсың. Алар безне халкыбызның рухи дөньясына, гаилә традицияләренә, кул эшләре осталыгына һәм буыннар хәтеренә алып керә. Намазлыкка карап, без аның хуҗасын, ул яшәгән йортны, гаиләдәге тәрбияне күз алдына китерә алабыз. Аларның һәркайсында – бер язмыш, бер гаилә тарихы, бер буынның рухи дөньясы.

Проектның идея авторы, Ислам мәдәнияте музееның баш белгече Раилә Хәялиева да намазлыклар белән таныштырганда: «Безне бу намазлыкларны саклаучылар белән аларның хуҗаларының тарихы, язмышлары берләштерде. Гаилә тарихын, гаилә серләрен ачканыгыз өчен, намазлыкларны безгә тапшырганыгыз өчен рәхмәт. Шушы эшебезгә Аллаһы Тәгалә риза булып, намазлыкларда намаз укыган мәрхүмнәрнең рухлары шат булсын иде», – дип теләкләрен җиткерде.
Рязань өлкәсе Касыйм районы Яубаш авылыннан килгән намазлык кайчандыр Казан ярминкәсеннән сатып алынган. Бөтен йортлары янып бетеп, исән калган намазлык та биредә урын алган.

Сугыштан иренең «үлде» дигән хәбәрен алып, ышанмыйча, аның кайтуын теләп чиккән һәм ничә елдан соң ире әйләнеп кайтып бәхетле гомер кичергән хуҗаларның да намазлыгы соклану уята. Пар намазлыклар да бар. Ризаэтдин белән Нурҗамал Фәхретдиновлар 27 ел бергә намаз укыган намазлыклар да игътибарны җәлеп итә. Аны аларга XX гасыр башында кызлары Зәйнәб Фәхретдинова чигеп биргән була.
Күргәзмәдә Вәсига Миңнеханованың да намазлыгы урын алган.

Менә нинди матур хатирә белән уртаклаша Йолдыз Миңнеханова: «Намазлыкның иясе – Вәсига әбиебез. Бу намазлыкта ул намаз кылды. Намазлыкны аңа уртанчы улы Рөстәм бүләк иткән. Бик кунакчыл, юмарт, ачык йөзле, уңган әбиебез иде ул! Килгән кунакны күчтәнәчсез җибәрмәде. Корбан һәм ураза бәйрәмнәрендә әбиебезнең өстәлендә гел мич коймагы булыр, коймак белән бөтен күрше-күләнне сыйлар иде. Олы яшенә кадәр мал-туар тотты, гөлләр үстерде. Намазлык бүгенге көндә Саба районы, Лесхоз бистәсендә урнашкан төп нигездә саклана». Ә типтәр татарларында кызлар кияүгә чыкканда булачак ирнең әти-әниләренә намазлык чигеп бүләк итү гадәте булган. Күргәзмәдә урын алган XIX гасыр ахырында чигелгән шундый намазлыкның берсе нәрсәсе белән үзенчәлекле – ул хаҗда булган.
Идел буе, Урал һәм Себернең кайбер районнарында яшәүче мөселманнарда үзең буе намазлык үрдереп алу гадәте яши. Кеше камыштан ясалган намазлыкта гомер буе намаз укый, ә вафат булгач аның җәсәде астына әлеге камыш намазлыкны салып калдыралар. Нурлат районында яшәүче Рафаэль Галләметдинов намазлыкларны 2010нчы елда төпләп үрә башлаган. «Иске авылның имам-хатыйбы мәрхүм Васыйл Идрис улы Әхмәтсәгыйров өйрәтеп калдырды. Дәү әтинеке дә шундый иде, аның киңлеге зуррак, озынлыгы шул ук чама иде. Мин бу намазлыкларны электән белә идем. Аларны төрле өлкәләрдә, төрле районнарда – Апаста да, Питрәчтә дә күрдем», – дип сөйли.

Камышларны сазлыклардан, күл кырыйларыннан җыя икән. Аларны кисеп алып кайтып, киптерә. Аннары көлтәләргә бәйләп, кышлыкка саклыйм. Кышлыкта кипкән булсалар, сынмыйлар икән. «Рәт-рәт итеп мин аларны ясап менәм. Бер ягы белән без намаз укыйбыз, ә икенче чәчәкле ягын мәетне җирләгәндә, мәет астына куябыз», – ди ул.

Әгерҗе районы Кырынды авылыннан Зәйтүнә әбинең намазлыгы, аның намаз күлмәге һәм тәсбихе дә – күргәзмәнең күрке. Аңа күргәзмә ачылган көнне 100 яшь тулды. Әбинең бик тә Кол Шәриф мәчетен күрәсе килгән, ләкин насыйп булмаган. Менә, туган көнендә, аның истәлеге биредә урын алды. Намазлык белән күлмәк Ижау шәһәрендә кызы Бриллиант ханымда саклана.
Татар халкының көнкүрешендә намазлык гомер-гомергә аерым урын алып торган. Ул өйнең рухи үзәге, иман һәм пакьлек символы да булган. Аны иң кадерле урынга куйганнар, чиста итеп саклаганнар, хәтта югач чайкау өчен чишмәнең башына бара торган булганнар. Ак һәм кара намазлыкларны ир-ат һәм хатын-кыз өчен дип тә уйларга мөмкин. Кара намазлык көндәлек кулланылган, ә ак намазлыкта бәйрәм көннәрендә, кунакка барганда намаз укылган.
Намазлыкларның бизәлешендә татар хатын-кызларының зәвыгы, төсләрне тоемлавы, чигү осталыгы чагылыш тапкан. Төрле орнаментлар, нәфис чәчәкләр, геометрик бизәкләр – һәрберсе милли сәнгатьнең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.
Бүген милли традицияләрне саклау турында күп сөйләшәбез. Әмма аларны саклау – үткәнне искә алу гына түгел, ә аның мәгънәсен яшь буынга җиткерү дә. Әлеге күргәзмә шушы яктан аеруча әһәмиятле. Ул яшьләрне татар халкының рухи һәм сәнгати мирасы белән якыннан таныштырырга, уйланырга, үз тамырларыбызны барларга, әниләребез һәм әбиләребез калдырган рухи мирасның кадерен белергә чакыра.
Хәтер дә җепләрдән үрелә. Аның бер очы – үткәндә, икенчесе – бүгенге көндә. Үткәнне бүген күрү мөмкинлеге әле Ислам мәдәнияте музеенда 6 ай дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез