Владимир Путин королева Елизавета II үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашты

Россия Президенты Владимир Путин королева Елизавета II үлеме сәбәпле, король Карл IIIнең кайгысын уртаклашты, диелә Кремльнең телеграм-каналында басылган хәбәрдә.

«Сезгә бу авыр, кире кайтып булмый торган югалту алдында калганда кыюлык һәм ныклык телим. Корольнең гаилә әгъзаларына һәм бөтен Бөекбритания халкына чын күңелдән кайгу уртаклашу сүзләрен тапшыруыгызны сорыйм», — диелә телеграммада.

Бөекбритания королевасы Елизавета II 96 яшендә вафат булган. Бу хакта The Guardian хәбәр итте.
Моңа кадәр табиблар аның сәламәтлеге өчен борчылуларын белдергән иде. Елизавета 69 ел дәвамында – 1953 елдан бирле Берләштерелгән корольлекнең королевасы булып торды.

Бүген Букингем сараенда, королеваның сәламәтлеге начараюы сәбәпле, каравыл алышынмаган.
Елизавета IIнең мәете – Шотландиянең Балморал замогында. Хәзер бирегә халык җыела.


Фикер өстәү