Татарстан укучысы Елизавета II дән хат алган

Бөекбритания королевасы Елизавета II Түбән Кама шәһәре укучысы Эльвира Мөбәрәковага хат язган.

Эльвира Мөбәрәковага 13 яшь. Ул инглиз телен тирәнтен өйрәнә. Һәм узган ел Эльвира Бөекбритания королевасы Елизавета II гә хат юллаган булган. Хатта ул үзе турында язган һәм аннан соң королевадан: “Хәзерге тизлек заманында күп стресслар кичерергә туры килә. Мондый заманда ничек шундый тулы һәм кичерешләргә бай тормышта була?” – дип сораган.
Җавап дүрт айдан соң килгән. Хатта Елизавета II кызга игътибары өчен рәхмәт әйткән һәм уңышлар теләгән, дип хәбәр ителә “Мы – нижнекамцы” паблигында.


Фикер өстәү