Түбән Кама Мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы вафат

Түбән Кама районы Мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы Равис Шакиров 73 яшендә вафат булды. Бу турыда районынның рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Равис Шакиров вафат булу сәбәпле, барлык түбәнкамалылар исеменнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аның тормыштан китүе безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Югары класслы профессионал — Аллаһ Тәгаләдән бирелгән педагог, ярдәмчел һәм игелекле кеше. Ул һәрвакыт үзенең тормыш принципларына тугры булды. Берничә буын түбәнкамалыларны тәрбияләде, гомерен педагогик хезмәткә багышлады, гади укытучыдан Түбән Кама муниципаль районының Мәгариф идарәсе башлыгына кадәр юл үтте», диелә кайгынамәдә.

Аның турында якты истәлек бик күп кешеләрнең рәхмәтле йөрәкләрендә мәңгегә сакланыр. Аның гаиләсенең кире кайтарып булмый торган югалту газапларын һәм кайгысын уртаклашабыз, диелә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама Мэры Рамил Муллин, Түбән Кама шәһәр Советы, Түбән Кама муниципаль районы Советы,Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәре башкарма комитетлары исеменнән язылган текстта.

 


Фикер өстәү