«Мирфатыйх Зәкиевнең тормыш юлы зур хөрмәткә лаек»

ЗӘКИЕВ МИРФАТЫЙХ ЗӘКИ УЛЫ

(14.08.1928 – 18.08.2023)

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә.

2023 елның 18 августында 96 нчы яшендә танылган галим, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы вафат булды.

М.З. Зәкиев 1928 елның 14 августында ТАССРның Ютазы (хәзерге Баулы) районы Зәйпе авылында туган. 1951 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген бик яхшы билгеләргә тәмамлаган.

М.З. Зәкиев үзенең хезмәт эшчәнлеген мәктәп елларында башлап җибәрә, колхозда көтүче, ат караучы, тимерче булып эшли. Югары белем алганнан һәм аспирантура тәмамлаганнан соң, 1954 елда Казан дәүләт университетының өлкән укытучысы була, 1960 елда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. 1965 елда Казан дәүләт педагогика институтының фәнни эшләр буенча проректоры вазыйфасына күчә.

1967 елдан 1986 елга кадәр Казан дәүләт педагогика институтын һәм татар тел белеме кафедрасын җитәкли. 1986 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты (ул 1993 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе составына керә) директоры итеп билгеләнә. 2000 елдан – тел белеме кафедрасы мөдире, 2007 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикология һәм диалектология бүлеге мөдире булып эшли.

М.З. Зәкиев бөтен гомерен фәнгә, югары белемгә багышлады. Ул педагогик кадрлар әзерләүнең республика системасын булдыруга, шулай ук Татарстанның фән-мәгариф өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертте.

Профессор, тарихчы һәм тел галиме М.3. Зәкиев – 1 меңнән артык фәнни эш, шул исәптән 100дән артык монография, татар теле һәм төрки тел белеме, төрки халыкларның этник тарихы, икетеллелек һәм күптеллелек буенча дәреслекләр һәм укыту әсбаплары авторы. Аның «Хәзерге татар әдәби теле. Синтаксис», «Татар теленең синтаксик төзелеше» монографияләре татар теле эволюциясе мәсьәләләрендә төп фундаменталь тикшеренүләр булып тора. Республиканың мәгариф учреждениеләрендә татар телен укыту методикасы хәзерге вакытка кадәр академикның хезмәтләренә нигезләнеп төзелә.

Ул актив иҗтимагый эшчәнлек алып барды, ТАССРның унынчы һәм унберенче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайланды, 1980 елдан 1990 елга кадәр ТАССР Югары Советы рәисе булды. Республика халыклары телләре турындагы закон проектын әзерләү буенча Татарстан Республикасы Югары Советы комиссиясен җитәкләде.

М.З. Зәкиев Россия Лингвистика фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, Болгар белеме, инновация һәм мәдәният халыкара академиясе академигы, Россия тюркологлар комитеты әгъзасы, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетының (Казахстан) халыкара тюркология үзәге президиумының мактаулы әгъзасы булып торды.

М.З. Зәкиевнең күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, аның татар халкы мәдәниятен һәм традицияләрен үстерүдәге һәм саклаудагы казанышлары югары бүләкләр белән билгеләп үтелде, алар исәбендә Хезмәт Кызыл Байрагы, «Халыклар дуслыгы», «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен», «Дуслык» орденнары, «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә», «1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышында данлы хезмәт өчен», «1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең утыз еллыгы», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медальләре бар.

М.З. Зәкиевнең тормыш юлы зур хөрмәткә лаек. Җәмгыять алдында үзен бурычлы итеп тоюы, җаваплылыгы, оптимистлыгы һәм кешеләргә карата сизгер мөнәсәбәте белән ул абруй казанды, коллегаларының һәм республика җәмәгатьчелегенең тирән ихтирамына лаек булды. Ул һәрвакыт яраткан эшенә бирелгәнлеге һәм халыкка чын күңелдән хезмәт итүе белән аерылып тора иде.

Уникаль язмыш кешесе, талантлы җитәкче һәм профессионал Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә гомерлеккә сакланыр.

 

Р.Н. Миңнеханов, М.Ш. Шәймиев, Ф.Х. Мөхәммәтшин, А.В. Песошин, Ә.Ә. Сәфәров, М.Г. Әхмәтов, И.Г. Һадиуллин, Р.Н. Миңнеханов, Л.Р. Сафин, И.Р. Метшин, И.И. Гозәеров


Фикер өстәү