9 гыйнвар. Шәхесләр: Фатих Кәрим, Гайнулла Таһиров, Виктор Куделькин

Балетмейстер, хореограф, Татарстан республикасының халык артисты Гайнулла Хаҗимөхәммәт улы Таһиров (Гай Таһиров) 1907 елның 9 гыйнварында Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә туа.

Хезмәт юлын 1928 елда Татар дәүләт академия театрында биюче һәм балетмейстер булып башлый. 1939 елдан алып 1952 елга кадәр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балетмейстеры булып эшли. 1952 елдан 1970 елга чаклы Гай Таһиров Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленда эшли, ә лаеклы ялга киткәнче Казан дәүләт мәдәният институтында яшь балетмейстер һәм биючеләрне тәрбияли.

Гай Хаҗи улы Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә утыздан артык балет һәм опера куюны тормышка ашыра, 30 ел диярлек гомерен Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлый. Бу елларда дистәләрчә оригиналь ялгыз һәм күмәк биюләр барлыкка килә, алар Татарстан һәм Россия хореография сәнгатенең алтын фондына керә. Ул – татар халык биюенә багышланган китаплар, күп санлы мәкаләләр авторы.

Гайнулла Таһиров 1995 елның 16 сентябрендә вафат була.

 

Татар шагыйре Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында заманы өчен укымышлы саналган мулла гаиләсендә унберенче – төпчек бала булып дөньяга килә.

1926-1927 елларда аның «Төнге урам баласы», «Урман» исемле шигырьләре басыла. 1931 елда «Башлангыч җыр» исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Шагыйрь шулай ук проза һәм драма әсәрләре дә яза.

«Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета-журналлары редакцияләрендә иҗат итә.  1938 елда Фатих Кәрим кулга алына. Мулла улы буларак, ул үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга керүдә, троцкийчылар белән элемтәдә торуда гаепләнә. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була. 1939 елны хөкем була. Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылу һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Бөек Ватан сугышын төрмәдә каршылый. Шунда ул сугышка китәргә языла һәм 1945 елны Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда һәлак була.

 

РСФСРның атказанган рәссамы, ТАССРның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты (1986) Виктор Куделькин 1911 елның 9 декабрендә Сембер губернасының Алатырь шәһәре (хәзерге Чуашия Республикасы) янындагы кечкенә Кудма станциясендә яшәүче тимер юл транспорты эшчесе гаиләсендә туа. Үзенең сәнгать эшчәнлеген Алатырь шәһәрендәге тимер юлчылар клубында декоратор һәм рәсем сәнгате түгәрәге җитәкчесе булып башлый.

1940 елдан Казанда яши һәм эшли. Шул ук елда Рәссамнар берлеге әгъзасы була.  Бөек Ватан сугышыннан соң Казан сәнгать училищесында укыта (1946-1975).

Рәссам буларак, күбрәк портрет жанрында эшли. Ул үз замандашлары – авыл халкы, эшчеләр һәм интеллигенция портретларының киң галереясын булдыра.

Картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Чаллы шәһәре тарихы музеенда, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләренең картиналар галереяларында саклана.

Виктор Кудельников 1995 елның 11 июнендә вафат була.

 

Рәссам, Татарстан рәссамнар берлегенең һәм Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлегенең рәисе (2008-2020) Зөфәр Фоат улы Гыймаев 1951 елның 9 гыйнварында Үзбәкстанның Нәманган шәһәрендә туа.

Татарстанда һәм Россиядә портрет жанрында эшләүче рәссамнарның берсе. Татарстан сәнгать эшлеклеләренең күпсанлы портретларын төрле техникада иҗат итә.

Ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Баки Урманче исемендәге премиягә (2003), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә (2005) лаек була.

Зөфәр Гыймаев 2022 елның 15 февралендә вафат була.

 

Татар журналисты, язучысы, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Зөбәерова 1930 елның 9 гыйнварында Татарстан АССРның Минзәлә өязе (1930 елның 10 августыннан Сарман районы) Күтәмәле авылында туа.

1966 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, 1971 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Нәшрият, район һәм республика газеталары редакцияләрендә журналист булып хезмәт иткәннән соң, ул егерме өч елга якын (1962–1985) «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшли. Аның хикәяләре, нәсерләре, очерклары, «Дустым авазы», «Куш өянке шаһит», «Кыр чәчәге» исемле повестьлары, «Халкым хаклы» (1990) дигән җыентыгына кергән.

Диләрә Зөбәерова 2000 елда вафат була.

 


Фикер өстәү