Алмаз Хисаметдинов: «Ветеринариядә гади ел юк»

Ветеринарларга уяулыкны тагын да көчәйтергә, хуҗалыкларга билләрне кысыбрак буарга туры киләчәк. Башка чара юк, чөнки терлекләр арасында онытылган авырулар да баш калкыта, яңалары да өстәлә тора. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән узган елга нәтиҗә ясадык һәм быелга планнарны барладык.  

Алмаз Габдерәүфович, узып киткән ел ветеринарлар өчен шактый сынаулы һәм мәшәкатьле булды. Үзегез өчен нинди төп вакыйгаларны билгеләп узар идегез?

– Ветеринария хезмәте өчен бер елның да гади генә булганы юк. Һәр ел үз мәшәкате, авырулары белән килә. Иң элек минем уңай якларга тукталасым килә. 2023 елда котыру авыруының, дуңгызларда Африка чумасының бер генә очрагы да булмады. Әмма көтелмәгән башка авырулар килеп чыкты. Һич уйламаган җирдән, якын-тирә территорияләрдә булмаган вакытта Лениногорск шәһәрендәге кош фабрикасында кош гриппы ачыкланды. Нәтиҗәдә йомырка юнәлеше буенча эшли торган кошчылык фабрикасын ябарга туры килде. Икенчесе – бруцеллез авыруы. Мөгезле эре терлекләр арасында бу авыруның республикада күп еллардан бирле булганы юк иде. Авыру безне бөтен яклап камап алса да, аны биш ел кертмичә, республиканы саклап килә алдык. Кызганыч, быел әлеге куркыныч авыру Яңа Чишмә һәм Әтнә районнарына үтеп керде. Әтнә районында әлегә кадәр терлекләрне иткә тапшыру эшләре тәмамланмаган. Авыру табылганнарын төрле төбәкләргә – мондый терлекне кабул итәргә рөхсәте булган мал чалу пунктларына озаттык.

Сез телгә алган һәр очрак республика өчен зур югалту һәм сынау. Авыруларның килеп чыгу сәбәпләре ачыкландымы, чылбыр төзелдеме, гаеплеләр билгеле булдымы? Бу хәлләрдән без нинди сабак алдык?

– Узган ел булган бер генә очракка да әлегә нокта куелмаган, чөнки тиешле органнар бу мәсьәлә буенча тикшерү эшләре алып бара. Шуңа күрә бүген гаеплеләрне әйтергә иртәрәк. Ә алар табылачак, әлбәттә. Авыру сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин. Кайсыдыр объектыбызга йогышлы авыру килеп кергән икән, андый очракларның 90 процентында кеше гаепле. Әгәр без биологик сакланышны тиешенчә үтәсәк, хуҗалыкларга авыру килеп кермәс иде. Кайдадыр читтән транспорт, ят кешеләр, хезмәт күрсәтүчеләр керә. Алар фермаларга бары тик дезинфекцияләү барьеры һәм санитар эшкәртү узып кына керергә тиеш. Гомумән, территориядә эшли торган техника аерым булу хәерле. Кеше генә түгел, кошлар да авыру тарата ала. Ләкин безнең өчен иң куркынычы – читтән алып кайткан терлек. Тикшерелмәгән малларның күпчелеге шәхси хуҗалыкларга кайта. Эшмәкәрләрнең 90 проценты безнең белән элемтәдә булса да, кызганыч, алар арасында да кача-поса алып кайтучылар бар. Каяндыр алып кайткан һәр малның бөтен мәгълүматы язылган ветеринария документы булырга тиеш.

Бруцеллез кешеләр өчен дә куркыныч булуы белән катлаулы. Авыру ачыкланган хуҗалыкларда эшләүчеләрнең хәле ничек? Аларны тикшерделәрме? Авыручылар бармы?

– Авыру ачыкланган хуҗалыкларда эшләүчеләрне Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшерде. Ләкин кешенең сәламәтлегенә бәйле нәтиҗәләрне безгә әйтмиләр, чөнки ул табиб сере булып санала.

Кайчандыр булып, аннары онытылган авыруларның кабат баш калкытуын сез ничек аңлатасыз?

– Төгәл сәбәбен әйтә алмыйм, ләкин кешеләр арасындагы вируслар да гел үзгәреп тора бит. Бу табигать шартларына да бәйле булырга мөмкин, чөнки климат җылына, ә мондый шартларда микроблар күбрәк һәм тизрәк үрчи.

Алардан ничек сакланырга? Республикада нинди профилактика чаралары уздырыла? Быел яңа саклану чаралары кертеләчәкме?

– Гомумән алганда, без елны үзебезнең бурычларны үтәп төгәлләдек. Мал табибларының эше елдан-ел арта, чөнки авыруларның искеләре баш күтәрде, яңалары барлыкка килде. Мөгезле эре терлекләрдә генә түгел, сарык һәм кәҗәләр, кошлар арасында да яңа авырулар бар. Аларга каршы профилактика чараларын эшләп барабыз, ләкин барысыннан да саклану чаралары юк. Әйтик, дуңгызларда Африка чумасына каршы вакцина юк. Кош гриппының да эшли торган, сыйфатлы вакцинасы уйлап табылмаган. Бруцеллез белән дә шушы ук хәл. Безнең республика 30 елдан артык бу авырудан азат булганлыктан, вакцина салуның кирәге дә юк иде. Әйткәнемчә, аның сыйфатлы вакцинасы да юк. Шушы ике очрактан соң без әлеге мәсьәлә буенча ныклап шөгыльләнәчәкбез, ләкин бу тиз генә башкарыла һәм бездән генә тора торган эшләр түгел. Шуңа күрә быел бу авыруга каршы прививка булмаячак.

Кошчылык һәм дуңгызчылык комплекслары йогышлы, тиз тарала торган авырулардан яхшырак сакланган шикелле. Мөгезле эре терлек фермалары, комплекслары турында алай дип әйтеп булмый. Узган ел ахырында аларны ябык режимга күчерү буенча сөйләшүләр алып бара башладылар. Шул турыда да аңлатып узыгызчы.  

– Без кош һәм дуңгыз предприятиеләрен ябык режимга күчерү буенча 20 еллап шөгыльләнәбез, чөнки алар арасында авырулар алданрак чыкты. Шуңа күрә аларның күпчелегендә тиешле таләпләр үтәлгән. Ә менә мөгезле эре терлек белән эшли торган предприятиеләрнең барысы да ачык. Яңа төзелгән комплекслар арасында да үрнәк итеп куярлыкларын әйтә алмыйм. Моңарчы алар арасында андый йогышлы авырулар булмау сәбәпле, дәүләт тарафыннан да, бездән дә катгый таләпләр куелмады. Бүген авырулар күбәйде, алар тиз тарала. Шуңа күрә безнең алга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та, министр Марат Җәббаров та республика предприятиеләрен ябык режимга күчерү бурычын куйды. Моның белән Россельхознадзор да шөгыльләнә. Бу, билгеле, бер көндә генә башкарып чыгып була торган эш түгел, ләкин ул башланды. Тиздән барлык хуҗалык җитәкчеләрен җыеп алып, предприятиеләрнең нинди булырга тиешлеген аңлатачакбыз. Бу – чагыштырмача кыйммәтле эш, әмма аны башкармыйча булмый.

Ябык режимга күчү нәрсәне аңлата?

Гади генә әйткәндә, төп өч бурыч куела: территорияне коймалап алу, дезинфекцияләү барьерын һәм санитар үткәрүне тәэмин итү. Шушыларны үтәгән очракта, без предприятиене тышкы факторлардан арындырабыз.

Ветеринария ягыннан карасак, хуҗалык итүнең кайсы формасы уңышлырак дип саныйсыз: эре агрохолдинглармы, әллә фермер хуҗалыкларымы

– Бәлки минем белән килешмәүчеләр дә булыр, әмма хуҗалык ул артык зур булырга тиеш түгел, чөнки авырулар йоктыру куркынычы бүген бик зур. Элек фермаларда 1000–1200 баш терлек асрала иде. Ә бүген без 6 мең баш сыерга зур комплекслар төзибез. Әлбәттә, бу экономия, җитештерү ягыннан файдалыдыр, тик ветеринария ягыннан караганда дөрес түгел. Без үз киңәшләребезне бирәбез, тик күпчелеге аларга бармак аша гына карый. Бер урынга бик күп терлекне җыю дөрес түгел. Ниндидер авыру килеп чыккан очракта, аларның барысын да юк итәргә туры киләчәк.

Сез эшләү барышында малларда лейкоз буенча шактый уңышлы күрсәткечләргә ирештегез. Тик соңгы вакытларда хуҗалыклар әлеге авыруны еш телгә ала башлады. Бүген аның буенча вазгыять ничек?

Лейкозга игътибар арту кабул ителә торган сөтнең сыйфатына таләпләр көчәюгә бәйле. Җәен сөткә ихтыяҗ кимеде, бәясе төште. Бу исә үз чиратында сыйфатка игътибарны арттырды. Без дә лейкоз белән ныклап шөгыльләнәбез. Бүген хуҗалыклардагы терлекләрнең 1,7 процентында әлеге авыру бар. Ун ел элек бу күрсәткеч 30 процент иде. Авыру терлекләр башлыча фермер һәм шәхси хуҗалыкларда асрала. Бу мәсьәләдә безгә вак хуҗалыклар бетеп, эре комплекслар килү дә ярдәм итте. Моннан тыш, лейкозга федераль таләпләр дә йомшак иде. Аны хәтта авыруга да санамадылар. Бүген Лениногорск, Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән, Лаеш, Кама Тамагы районнары терлекләрнең лейкоз авыруы белән бөтенләй шөгыльләнми. Аларда авыру терлекләр 10 проценттан артык. Болар – терлекчелеккә бармак аша гына караучы районнар. Киләчәктә әлеге авыруга каршы федераль таләпләр тагын да артачак. Авыру сыердан савып алынган сөтнең бәясе шушы 1–2 ел эчендә бөтенләй башка бәядән йөреячәк, шуңа күрә моңа әзер булып торырга кирәк. Соңгы елларда бу мәсьәләгә Тукай, Алабуга, Теләче, Зәй, Сарман, Кайбыч районнары, зур көч куеп, авырудан чистарып бетте. Балтач, Әтнә, Арча, Саба районнары болай да лейкоздан чиста районнар санала.

Узган ел ветеринарлар башкарган зур эш турында да әйтми калу дөрес булмас. Алар терлекләрне исәпкә алдылар һәм идентификацияләделәр. Куелган максатларга ирештегезме?

– Узган ел ветеринария хезмәткәрләре шәхси хуҗалыклардагы малларны – тулысынча, җитештерү предприятиеләрендәгеләрнең 80 процентын учетка алды. Закон үз көченә быел 1 марттан керә. Һәм без 1 сентябрьгә барлык төр терлекне дә исәпкә алып бетерергә тиеш. Бу вакыттан хуҗалыкларга җитди таләпләр куелачак, чөнки системага кермәгән терлекнең үзен дә, продукциясен дә сатып булмаячак, документ да, субсидия дә бирелмәячәк.

Яңа аяк баскан елдан нәрсә көтәсез?

– Безнең хезмәттә алдан планлаштырып булмый. Без алдагы елга түгел, иртәгә нәрсә буласын да белмибез, чөнки республика бик күпкырлы, терлекләребез күп, йогышлы авырулар килеп чыгу куркынычы бик зур. Шуңа күрә зур фаразлар ясау мөмкин түгел. Әлбәттә инде, имин, тыныч еллар телибез. Авырулар азрак, җитештергән продукциябез күбрәк һәм сыйфатлырак булсын иде.

 


Фикер өстәү