«Холыксызланма, тиенкәй!»: парклардагы тиеннәр белән сак булырга кирәклеген кисәтәләр

Республиканың Алексеевск, Яңа Чишмә, Зәй районнарында өч авылда котыру авыруы буенча ике айлык карантин кертелде. Әлеге мәгълүматны Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре дә раслады.

Бу авыллардагы бер кешене песи тешләгән, икенчесендә кош-кортларга котырган төлке ташланган, хуҗабикәнең кулын тырнаган. Алексеевск районының Яңа Спас авылында яшәүче кешегә дә төлке ташланган. Песидә дә, төлкедә дә котыру авыруы булуы ачыкланган.
Казан ветеринария берләшмәсенең ветеринар табибы Булат Нуриәхмәтов әйтүенчә, хәзерге вакытта Казанда вазгыять тыныч.
– Хәзергә Казанда вазгыять тыныч. Барлык карантин вакытлары гамәлдән чыкты. Соңгы очраклар керпе һәм сукыр тычканда котыру авыруы ачыклану белән бәйле иде. Бистәләрдә кирәкле чараларны күрдек, хәзер барысы да яхшы, – дип ышандырды ул.
Белгеч әйтүенчә, котыру чире кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә бертөрле. Ул шуның белән куркыныч та. Авыру хәтта кеше үлеменә дә китерергә мөмкин. Медицина ничек кенә алга китсә дә, котыру авыруына каршы нәтиҗәле дәвалану уйлап табылмаган әле, ди ул. Шуңа күрә саклану чараларын күрергә кирәк.
Булат Нуриәхмәтов парклардагы тиеннәр белән дә сак булырга кирәк дип кисәтә. Аның сүзләренчә, котыру авыруы белән бөтен җылы канлы хайваннар авырый. Шул исәптән, ул, бик еш булмаса да, тиеннәрдә дә очрарга мөмкин. Узган ел, мәсәлән, Россиядә шундый берничә очрак теркәлгән.
– Шуңа күрә тиеннәр белән очрашкач, берникадәр саклык чараларын күрергә кирәк, – ди Булат Нуриәхмәтов. – Ашатасы килсә, ризыкны җиргә яки махсус тартмачыкларга куярга кирәк. Теләсә нинди авыру кебек үк, котыру чире дә этаплап бара. Беренче берничә атнада берни дә сизелмәскә мөмкин. Ике атнадан соң җәнлек, хайван тынычсызлана башлый, агрессиясе кузгала, төкереге ага. Шулай ук моңа кадәр ашамаган әйберләрне кимерә башлавы ихтимал. Мәсәлән, авыру хайван таяк кимерергә, кадак йотарга мөмкин. Моннан тыш, кешегә игътибары арта. Ягъни моңа кадәр кеше күзеннән читтә булырга тырышкан җан иясе аның янына якынаерга, янына үзе йөгереп килергә, өстенә сикереп менәргә мөмкин. Бу иң куркынычы һәм тиеннең үз-үзен болай тотуы кешене сагайтырга тиеш. Дөрес, тиен үзен башкача да тота ала. Авыру җәнлек тыныч кына бер урынга кереп ятып, үлеп тә китәргә мөмкин.
Авыруның мондый билгеләре кешеләрдә дә күзәтелә. Аны паралич сугарга, көзән җыерырга мөмкин. Бугазы параличлану сәбәпле, авызына су яки ризык та каба алмый.
Белгеч фикеренчә, алдагы биш елда Казанда котыру чире ачыкланганы булмаган. Быел исә берничә очрак теркәлгән. Мондый күренешне ул хайваннар саны арту-кимүе белән бәйләп аңлата.
– Әлеге авыру кабынып ала да сүлпәнәя. Уңыш күп булган елны күсе-тычканнар арта. Димәк, бүре, төлкеләргә дә азык мулдан дигән сүз, – дип аңлатты белгеч. – Ә төлкеләр Татарстанда котыру авыруын иң күп таратучылар булып тора. Шуңа күрә профилактика чаралары күрелсә дә, билгеле бер җирлектә бу йогышлы авыру очраштыра. Без биш еллык чорны уздык. Ул вакытта Казан котыру чире буенча чип-чиста иде. Быел исә башкала өчен бөтенләй ят күренеш: котыру авыруы сукыр тычкан һәм керпедә ачыкланды. Бу күренеш озакка сузылмас дип уйлыйм.

Зөһрә Садыйкова

Фото: https://fotokonkurs.ru/photo/322003

 


Фикер өстәү