Җәйге ялны оештыру һәм лагерьларга кабул ителгән балалар саны буенча Татарстан беренче урынга чыккан

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы катлаулы шартларда ничек итеп балаларның җәйге ялын оештыруы турында хисап тотты. Иң яхшысы – балаларга дигәнне коронавируслы вазгыять тә үзгәртә алмаган. Мөмкинлекләрдән чыгып, төзекләндереләсе корылмалар да үзгәреш кичергән, өр-яңалары аякка баскан, балаларга уңайлы булсын өчен шартлар да тудырылган.

Беренче сменалар 1 июльдән генә башлануга карамастан, җәйге сәламәтләндерү кампаниясен өч сменада уңышлы үткәрә алганнар. План буенча 2020 елда республикада 218 меңнән артык бала ял итәргә тиеш иде.
– 46 меңгә якын бала республиканың 32 районында урнашкан 102 лагерьда һәм шифаханәләрдә ял итә алды, – диде үз чыгышында Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов. Беренче сменада – 13006, икенчесендә – 13172, өченче сменада 19593 бала ял иткән.
Шунысы куандыра – коронавирус йоктыру очраклары булмаган. Моны министр Роспотребнадзор таләпләренең төгәл үтәлеше белән аңлатты. Идарә белгечләре белән берлектә сәламәтләндерү учреждениеләрендә барлык санитар нормаларның үтәлешен тикшереп торганнар, үз вакытында җыештыру уздырылган, чаралар ачык һавада гына оештырылган, ата-аналарны лагерь территориясенә кертмәгәннәр. Әйдаманнар һәм бүтән барлык хезмәткәрләр дә коронавируска тикшерү узып эшләгән.
Россиядә – рекордсмен. Җәйге ялны оештыру һәм лагерьларга кабул ителгән балалар саны буенча Татарстан ил буенча беренче урынга чыккан. Республика күрсәткечләр буенча Удмуртия (33057 бала) һәм Пермь краен (17901) узып киткән.
Югалтуларсыз да булмый. Федераль Роспотребнадзор карары белән быел берничә төр лагерь эшчәнлеге туктатылган.
– Кызганыч, 75 палаткалы лагерь, Кара диңгез яр буендагы лагерьларның эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булдык. Ә көндезге һәм хезмәт-ял лагерьларының җәйге сменалары 2020 елның көз-кыш айларына күчерелде, – диде Дамир Фәттахов.
Алга таба лагерьлар эшендә санитар нормалар сакланырмы дигән сорауга җавап итеп, Дамир Фәттахов:
– Барысы да эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак. Быел куркынычсызлыкны тәэмин итеп һәм Роспотребнадзорның барлык таләпләренә җавап биреп, әмма шул ук вакытта балаларның ял итү мөмкинлеген чикләмичә эшли алдык, – диде.

САН — ВРЕЗКА
Лагерьларга бушлай юлламалар белән авыр тормыш хәлендә калган 2075 бала һәм «кызыл зона»да эшләүче 400 медицина хезмәткәренең балалары тәэмин ителгән.

Быел җәйге ял һәм сәламәтләндерү кампаниясен Россиянең 59 төбәге генә уздырган. Илнең 26 төбәге балаларның җәйге ялын оештырудан тулысынча баш тарткан иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән «Җәй – балаларга» программасы гамәлгә ашырыла. Шушы дәүләт программасы кысасында 2019 елдан 2020 елга кадәр 23 балалар лагере капиталь ремонтланган һәм яңадан төзелгән. 2020 елгы бюджет кытлыгы шартларында Президент программасын гамәлгә ашыруга 1,065 млн сум акча бүлеп бирелгән.


Фикер өстәү