Рөстәм Миңнеханов Казанның “Восток” балалар лагеренда булды

Бүген – Балаларны яклау көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерелгәннән соң ачылган “Восток” балалар лагеренда булды. Аны Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Лагерь 1969 елда төзелгән. Ярты гасырлык тарихы дәвамында биредә 30 меңнән артыграк бала һәм үсмер ял иткән. 2020 елда “Восток” тулысынча реконструкцияләнгән. Һәркайсының фасадында күренекле космонавтлар портретлары сурәтләнгән заманча 7 корпус пәйда булган.

Капиталь төзекләндерелгәннән соң лагерьда бер сменага 200гә кадәр баланы ял иттерү мөмкинлеге барлыкка килгән. Быел лагерь 4 смена кабул итә. Беренчесе бүген башланган.

Рөстәм Миңнеханов балаларны уку елының тәмамлануы белән котлап, аларга кызыклы, эчтәлекле ял теләде. “Балачакта мин үзем ике тапкыр лагерьда булдым. Аңа инде бик күп вакытлар узса да, лагерьда яңа дуслар табуымны, вакытны бик тә күңелле уздыруыбызны әле һаман хәтерлим, – дип билгеләп үтте Президент. – Биредә сезгә ошар дип ышанам. Бу лагерьда сезнең өчен кирәкле барлык шартлар тудырылган. Сез – яшь, энергияле, иҗади балалар. Сезнең барысын да булдырачагыгызга шигем юк”.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов яңартылган лагерь территориясе белән танышты: йокы бүлмәләрен, спорт мәйданчыгын, ашханә, клуб һәм медпунктны карады.

Сүз уңаеннан, “Балаларга – җәй” лагерьларны яңарту программасы кысаларында республикада 94 лагерьны (барлыгы 7 миллиард сумга) тулысынча төзекләндерү планлаштырыла. Программа лагерьларны торгызу гына түгел, бәлки әле җәйге чорда балаларны күбрәк җәлеп итү мөмкинлеге дә бирәчәк. Инде хәзер үк 23 лагерь яңартылган, яңа 1 лагерь төзелгән.


Фикер өстәү