Быел ике балам да “Сәләт” лагеренда ял итәргә җыена. Анда ял иткән өчен кэшбэклар кире кайтарылмый дип ишетем. Бу дөресме?
Гөлназ Хәнәфиева, Мамадыш.
Тимерхан Шәйхетдинов,”Сәләт”клубы Президенты:
– Кызганыч, “Сәләт” андый лагерьлар исемлегенә кертелмәде. Шуңа күрә безнең аланнарда ял иткән өчен кэшбэклар кире кайтарылмаячак.
Сүз уңаеннан: хәзерге вакытта республикада 64 лагерь белән килешү төзелгән. Әти-әниләр кэшбэк системасы буенча юллама бәясенең 50 процентын (әмма 20 меңнән дә артыграк түгел) кире кайтара ала.
Сәрия Мифтахова әзерләде
Фото: Татар-информ