Балаларга ял итәр өчен башка төбәкләргә чыгарга ярый, тик әти-әниләргә хәл белергә килергә ярамый

1 июньнән балалар өчен җәйге лагерьлар эшли башлый. Быел аларда 183604 бала ял  итә алачак. Министрлар Кабинетында җәйге ялга багышланган брифингта Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтүенчә, хәзерге вакытта ял  һәм сәламәтләндерү үзәкләренең 90 проценты балаларны кабул итәргә әзер.

Моңа кадәр республикада ел саен 218 меңнән артык бала җәен лагерьларда уздыра иде.  Быел 180 меңнән артык балага ялын  яңа дуслары белән үткәрү мөмкинлеге бар. Узган ел пандемиягә бәйле рәвештә, ял үзәкләренең нибары яртысын гына  тулыландырырга рөхсәт ителде. Быел 75 процентка тутырырга ярый. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдергәнчә,  кагыйдәләр бераз йомшарган.  Әйтик, былтыр ачык һавага  нибары берәр отрядлап кына чыгарга яраса, бу җәйдә андый чикләүләр булмаячак. Балалар ял итәргә башка төбәкләргә дә, шулай ук Кара диңгез буйларына да бара ала. Тик әти-әниләргә лагерьга балаларның хәлен белергә килү, үзләренә читкә чыгу да тыела.

– Санитар-эпидемиология таләпләренә туры килмәгән бер генә лагерь да эшли алмый. Бу мәктәп яны, чатыр лагерьларга да кагыла. Узган ел шәһәр читендәге, ягъни 102 стационар лагерьда  45 мең  бала сәламәтлеген ныгытып, күңелен ачты. Балаларның җәйге ялы тыныч узды,  – диде Марина Патяшина.

Татарстан янгын күзәтчелеге идарәсенең баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин  һәр лагерьга  махсус хезмәткәр беркетеләчәген әйтте. Белгечләр  һәр смена башланыр алдыннан лагерьны тикшереп чыгачак. Шулай ук балалар һәм  әйдәманнар белән куркынычсызлык  буенча күнегүләр уздырачаклар.

Юлламалар кемнәргә бушлай бирелә? Тормыш хәле  авыр булган гаиләләр өчен – 10810, сәламәтлеге буенча проблемалары булганнарга – 4000, хәрби хезмәткә әзерлек юнәлешендә – 3000, вуз студентларына – 5000, хезмәт һәм ял лагеренда – 12000,  олимпиада, спорт ярышлары, сәләтле укучыларга 20911 юллама бар. Барлыгы 55791 юллама ягъни. Юлламалар бәясе  – 7640 сумнан  17797 сумга кадәр.  Әти-әниләр түләве  2300–13000 сумны тәшкил итә.  Дамир Фәттахов кэшбэк системасы  буенча ярты бәяне кайтару мөмкинлеген дә искә төшерде.

Быел җәй 1600дән артык лагерь эшләячәк. Шәһәр читендәгесенә барасыңмы, Кырымга, Краснодар краенамы, чатыр лагерьга, мәктәпнекенәме – үзең теләгәнендә ял итә аласың. Шулай ук төрле профильдәге сменалар оештырылачак. Быел Туган телләр  һәм халыклар бердәмлеге елында сменада бу темаларга  да өстенлек бирелә. Кара диңгез буенда  5 лагерь эшләячәк. Монда 3220 үсмерне көтәләр.  859 – мәктәп яны, 613 – хезмәт  һәм ял,  118 – стационар, 35 чатыр лагерь оештырыла. Сәләтле укучылар  «Орленок»,  «Артек» лагерьларына бара  ала. Сүз уңаеннан, «Артек» лагеренда быел 32 мең урын бар. Редакциябезгә, анда юлламаны ничек алырга була, дип мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.

Юлламалар 5–11 сыйныф укучыларына бирелә. 17 яшьлек үсмерләрне дә кире бормаячаклар. Тик моның өчен укуда, иҗатта, спортта алдынгы булырга кирәк. Шулай ук волонтерлык эшчәнлеген исәпкә алалар.

2017 елдан юлламаны бары  «Артек. Дети» дигән  электрон система аша гына  алырга мөмкин. Моның өчен теркәлеп,  анкета тутырасың, үзең турындагы портфолио, дипломнарыңны беркетәсең һәм сменаны сайлыйсың. Гаризаны төбәк квотасы, федераль оешмалар  оештырган, шулай ук түләүле (80 мең) сменаларга бирергә мөмкин. Мәктәптә отличник булу гына җитми. Илкүләмендәге конкурсларда җиңсәң яхшырак.  Бу система казанышлар өчен балларны автомат рәвештә үзе чыгара. Баллар зуррак булган саен, бушлай ял итү мөмкинлеге дә зуррак. Гаризалар смена башланганчы 45–60 көнгә кадәр карала.

Җәйге ялны авылларда  ничек үткәрергә  җыеналар?

– Бездә быел лагерьларда 2 меңгә якын бала  ял итәчәк. Теләгән һәркем бара ала, бернинди чикләүләр дә юк. Тик бер лагерьда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең генә балалары ял итәчәк. Әти-әниләре хокукларыннан мәхрүм ителгән 64 баланы кабул итәбез. Шуның 40ы – Казаннан. Спорт юнәлешендә, шулай ук хәрби патриотик лагерьлар эшләячәк. Чатыр лагерьда  Коркачыкка барып, парашюттан сикерү дә каралган. Барлыгы 4 стационар лагерь эшләячәк. Алар 3 июньдә эшли башлый. Юлламалар  2300–2500 булса, әти-әниләр ярты бәясен генә түли, – ди Минзәлә районының Яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин.

– Безнең гаиләдә – 7 бала.  Шуларның дүртесе – мәктәп яшендә. Бервакытта да шәһәр читендәге лагерьларга барганнары юк. Үзләре теләмәгәч, мәҗбүр итмибез.  Өчесе быел Юлбат мәктәбендә оештырылачак лагерьда  ял итәргә җыена. Әле менә районның социаль яклау бүлеге Казанга циркка барырга бушлай билетлар бирде. Балалар җәй көне  әбиләренә кунакка бара. Бакча эшләрендә дә, бала карарга да булышачак, – ди Саба районының Тенеки авылында яшәүче Илдария Гомәрова.

Җәйге ял буенча  сораулар туса, 8843-207-28-73 номеры буенча «кайнар линия»гә шалтыратырга мөмкин.

– Әгәр әти-әниләр балаларын төркемләп чит төбәкләргә  җибәрергә тели икән, бу хакта безгә хәбәр итсеннәр иде. Шәхси лагерьлар сайлаганда, аеруча игътибарлы булырга кирәк. Лагерьдагы шартларны ачыклагыз, «кайнар линия»гә шалтыратып та мәгълүмат алырга була. Бала сәламәтлегенә, иминлегенә карата игътибарлы булыйк, – диде Татарстан Премьер- министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Сәрия Мифтахова

Фото: Татар-информ

 

 


Фикер өстәү