Инфляция кими, бәяләр «сикерә»

Быелның апрелендә Татарстанда еллык инфляция 5,83 процентка кадәр кимегән. Март аенда ул 5,93 процентны тәшкил итә иде. Россия Банкы мәгълүматлары буенча, бәяләр динамикасы, беренче чиратта, узган елгы югары база нәтиҗәсенә бәйле. Шул ук вакытта, бөтен илдәге кебек үк, кайбер товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә ихтыяҗ арту да үз эшен эшләгән. Бер ел эчендә Татарстанда инфляция Идел буе федераль округы (монда ул 5,70 процентны тәшкил итә) буенча да, Россия (5,53 процент) буенча да  артып киткән.

– Март күрсәткечләре буенча, республикада азык-төлек бәяләре үсеше 8,51 процентны тәшкил итте. Апрельдә бу саннар бераз төшеп, 7,73 процентка җитте. Узган елның апрелендә, эпидемиологик вазгыять начарлану һәм үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, кайбер азык-төлеккә ихтыяҗ артты һәм бәяләр күтәрелүгә китерде, – дип аңлата белгечләр.

Аеруча ярмалар, макарон һәм шикәр бәясе артты. Кондитер ризыклары да бермә-бер кыйммәтләнде. Бер ел эчендә аларның бәяләре 7,75 процентка арткан. Сәнәгать товарларына да бәя бер урында гына тормый. Апрельдә аларга бәя арту темпы 6,61 процентка җиткән. Җиһазларга, төзелеш материалларына бәяләр арту тагын дәвам итәчәк.

– Узган ел мәдәни-күңел ачу чаралары тыелгач һәм күпчелек хезмәткәрләр өйдән торып эшләгәч, халык кием-салымны бик аз сатып алды. Быел, чикләүләр бетерелгәч, өс һәм аяк киеменә сорау арта һәм бу бәяләр күтәрелүгә китерде. Апрельдә Татарстанда кием-салымга бәя – 2,36 процентка, аяк киеменә 2,73 процентка арту күзәтелде, – ди аналитиклар.

Ә менә Россиядә җитештерелгән автомобильләргә һәм даруларга бәяләр бераз төшү күзәтелә. Апрельдә шулай ук кайбер төр хезмәт күрсәтүләргә дә бәяләр арту күзгә ташлана. Россия Банкы мәгълүматлары буенча, Татарстанда бу күрсәткеч мартта 2,29 процент булса, апрельдә 2,42гә җиткән. Аеруча ил эчендә туристик сәяхәтләргә сорау арту күзәтелә. Шуңа күрә бәяләр дә шулай «сикергән». Сәяхәтләргә бәйле рәвештә, апрельдә тимер юл транспортына, кунакханәләргә, экскурсияләргә бәя арткан. Шулай ук медицина хезмәтләренә дә хәзер күбрәк түләргә туры киләчәк. Ә менә зур көндәшлек шартларында телефон элемтәсе өчен бәяләр төшүе күзәтелә.

Зөһрә Садыйкова

Фото:  pixabay.com


Фикер өстәү