Азык-төлек запасы җитәрлек

Бу көннәрдә, әйтерсең дөнья күчәре шикәр, он, карабодай, көнбагыш мае тирәсендә әйләнә. Сатучылар товарларны киштәләргә тезеп тә өлгермиләр, халык аларны бушатып та куя. Шунлыктан күпчелек кибетләр бер кулга бирелә торган продукция күләмен чикләргә мәҗбүр булды. Шул ук вакытта белгечләр товарларга кытлык юк, бәяләрдә дә тотрыклылык саклана, дип ышандыра. «ВТ» хәбәрчесе азык-төлек базарындагы гомуми вазгыятькә күзәтү ясады.   

«Моңа әзер түгел идек»

Азык-төлек бәяләрен һәм аларның барлыгын-юклыгын без кибетләргә барып ачыкладык. Иң элек Җиңү проспектында урнашкан зур кибетләрнең берсе булган «Ашан»га сугылдык. Гомумән алганда, кибеттә халык күп дип әйтеп булмый. Тик булганнарының барысы да диярлек шикәр комы, он, тоз, көнбагыш мае сатыла торган рәтләр тирәсендә бөтерелә. Шикәрнекеннән кала, киштәләр тулы. Без барганда исә шикәрнең «Золотой казан» каплы рафинад төре генә калган иде. Килограммы  91 сум 10 тиен.

– Сез бу вакытта шикәр таба алмассыз инде, төшкә кадәр алып бетерәләр, – диде кибеттәге менеджер. – Бу берничә көндәге халыкны күрсәгез… Котырып алдылар. Әле дә бар шикәр. Көн саен иртән киштәләрне тутырып куябыз, тик берничә сәгать эчендә алып бетерәләр. Бөтен кешегә дә җитсен өчен, чикләүләр кертергә карар кылдылар.

Бүгенгә «Ашан» кибетендә бер кулга 10 кг шикәр комы, 10 шешә көнбагыш мае, 2 килолы биш кап он һәм өч кап тоз бирәләр.

Берничә ир-ат һәм хатын-кызның арбаларына кап-кап шикәр комы тутырганын күреп: «Сез бу кадәр шикәрне нигә аласыз соң?» – дип сорадык. «Арзанайган бит. 108 сум иде. 77 сум 90 тиенгә төшергәннәр. Булган чакта алып куйыйк, дибез», – дип җавап бирделәр.

Чираттагы тукталышыбыз Оренбург трактындагы «Агат» кибете булды. Биредә дә килограммы 70 сум тирәсендә сатылган арзанлы шикәр калмаган иде. Ә менә җитештерүчесе башка булган кыйммәтлерәк бәядәгесенә кытлык күрмәдек. Анысы 120 сум тора. Беренче чиратта мөһим булган башка төр азык-төлек барысы да җитәрлек иде. Биредәге кибет бөтенләй буш диярлек. Арба-арба товар төягән бер генә кешене дә күрмәдек.

– Ыгы-зыгы 2 мартта башланды. Бәйрәм һәм ял көннәрендә халык бик күп иде. Сишәмбегә кими башлады, – диде безгә кибет директоры Фәрхәд Ешмуратов. – Ярмалар һәм макаронны көненә 4 мең данә саттык. Гәрчә гадәти көннәрдә бу сан 500–700не тәшкил итә иде. Хезмәткәрләрне эшкә чакырып чыгарырга туры килде, чөнки кинәт күтәрелгән мондый халык агымына әзер түгел идек. Киштәләрне тутыра тордык, ул бушый барды. Складларда кытлык юк, шуңа күрә һәр нәрсә гадәти режимда эшләнде. Без әле тагын 400 оешма белән эшлибез. Аларга да товар ташыйбыз. Бу көннәрдә бар халыкның телендә булган шикәр проблемасы да юк бездә. Узган атнада зур фура килде. Әйе, шәп алалар, тик киштәләрне тутырырга өлгерәбез. Бер көн дә шикәргә кытлык булмады. Дөрес, арзанлырак бәядәгесен бик тиз алып бетерәләр. Мәсәлән, андый шикәр кичә бетте. Иртәгә тагын алып киләчәкләр. 70–80 сум тирәсе торган он, карабодай да тиз бетә.

Фәрхәд Ешмуратов әйтүенчә, әлегә иске запаслар булгач, бәяләрдә үзгәреш күзәтелмәгән. Көнкүреш товарларыннан исә бәдрәф кәгазе, памперс һәм шампунь күп сатылган.

– Әгәр алга таба да шундый ук ихтыяҗ булса, бу филиалда гына да ике атнага җитәрлек азык-төлек запасыбыз бар иде. Китереп торалар бит, кытлык аннан соң булмас иде, – диде кибет директоры.

Кичкә таба арзанлы бәядән шикәр комын һәм карабодай ярмасын «Магнит», «Пятерочка» кибетләрендә дә тапмадык. Тик сатучылар әйтүенчә, әлеге төр товарларны китереп торалар.

– Бик тиз алып бетерәләр. 4 көн элек шикәрнең килограммын – 56 сумнан, онны 67 сумнан саттык. Әлегә китермәделәр. Бәлки бүген булыр, дип көтәбез, – диде «Магнит» кибете сатучысы.

«Пятерочка» кибетендә дә шундыйрак хәлләр күзәтелә. Монда бер кулга 3 кг шикәр генә бирәләр. Тик кичке якта анысы да калмаган иде.

– Шикәрне бу ыгы-зыгыга кадәр нинди бәядән саткан булсак, бүген дә шул бәядән җибәрдек. Бер килограммы 57 сум тора. Иртәгә иртән киштәләрне кабаттан тутырып куячакбыз, – диделәр.

Чыннан да, без кергән кибетләрдә арзанлы бәядән шикәр, карабодай, он табып булмады. Алары булмагач, халык кыйммәтлесен сатып ала, ләкин аңа карап, бер генә кибеттә дә кытлык бар, дигән сүз ишетмәдек. Хезмәткәрләр бары тик киштәләрне тутырырга гына өлгермиләр.

фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Запас җитәрлек

Дөресен әйтергә кирәк, сәүдә челтәрләренең бер сатып алучыга бирелә торган товарлар күләмен чикләве халыкның күңеленә тагын да ныграк шом салды. Тик республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аңлатуынча, вакытлыча чикләүләр мөһим товарларны барлык кешеләр дә сатып ала алсын һәм ыгы-зыгы аркасында әлеге төр продуктларга бәяләр артмасын өчен эшләнә.  Ул шушындый ук хәлнең пандемия башында да булганлыгын искә төшерде. Министр фикеренчә, мондый ыгы-зыгы төрле имеш-мимешләр нигезендә барлыкка килә.

– «Сәүдә нокталарында теге яки бу товар бетә икән», – дигән сүз таралгач, халык кибеткә йөгерә. Әлеге очракта аеруча шикәр, карабодай, он турында сүз бара. Кибетләр билгеле бер план буенча эшли. Сатып алучылар киштәләрне бушаткач, кибет хезмәткәрләре аларны кабат тутырырга өлгерми. Кайвакыт киштәләрнең буш булуы шуңа гына бәйле, – ди ул.

Марат Җәббаров әйтүенчә, министрлыклар көн саен республикадагы товарлар күләмен анализлый. Бүгенгә барлык бүлеп бирү үзәкләрендә дә товар җитәрлек. Кибетләр белән җитештерүчеләр арасында килешүләр бар. Бәяләр тотрыклы.

– Карабодай, дөге, тоз, макарон эшләнмәләре запасы, менә мондый ихтыяҗ булган очракта да, ике айга җитәчәк. Хәзерге вакытта складлар өстәмә рәвештә тагын тутырыла. Шулай ук соңгы көннәрдә көнбагыш мае, шикәр, онны да күп алалар. Әлеге позицияләр буенча запас ким дигәндә ике айга җитә. Бүгенгә республиканың шикәр заводларында 11 мең тонна шикәр запасы бар. Икмәк пешерү, социаль инфраструктура һәм ярминкәләр оештырыр өчен 2320 мең тонна шикәр кирәк. Шуңа күрә Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча, яңа уңыш җыеп алганга кадәр җитәрлек шикәр һәм ашлык резервы фонды булдыру турында килештек, – диде ул.

Россия 2022 елның август ахырына кадәр шикәр экспортын вакытлыча тыйды

Министр сүзләре буенча, быел икмәк пешерүчеләргә ярдәм йөзеннән, 300 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу социаль төрдәге икмәккә һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләр артуны тоткарларга ярдәм итәчәк. Сөт ризыкларына бәяләр үсмәсен өчен, сөтчелек тармагына да ярдәм чаралары булдырылачак. Боларга өстәп, 19 мартта Татарстанда традицион ярминкәләр башлана. Анда, гадәттәгечә, азык-төлек арзанрак бәядән сатылачак.

– Бу вазгыятьтә халыкка мөрәҗәгать итеп, ясалма ыгы-зыгы тудырмауларын сорыйм. Республика азык-төлек белән җитәрлек тәэмин ителгән. Төп продукция – ит, сөт, шикәр комы, ярмалар, яшелчә, кош ите, он – барысы да бар, – диде министр.

Казан федераль университетының Идарә итү, икътисад һәм финанс институты профессоры Игорь Кох та җитәкченең фикерен куәтләде.

– Халык дөрес булмаган хәбәрне я вазгыятьне белеп бетермичә, яки хәлне тагын да кискенләштерер өчен махсус тарата, – ди ул. – Шуңа күрә коткыга бирелүнең бер мәгънәсе дә юк. Сату челтәрләрендәге вазгыять үзгәрсен өчен бер сәбәп тә юк. Бу эшләр, гадәттә, бәяләрне тотрыклы итәр өчен эшләнә. Чөнки башкача булганда кемдер моннан оста файдаланырга мөмкин.

Контроль көчле

Азык-төлек запасы һәм бәяләр тирәсендәге хәлләрне  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз контроле астына алды. Бәйрәм көннәрендә ул Казан сөт комбинатында һәм Күмәч-кондитер комбинатында булган иде. Аңа эшләп чыгарыла торган продукция күләмен арттырырга җыенулары хакында хәбәр иттеләр. Коллектив белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте.

– Безнең республика барлык төп азык-төлек продуктларын җитештерү буенча беренче урыннарны били. Без үзебезне тулысынча үзебез тәэмин итәбез. Алга таба да җитештерүләр үсешенә ярдәм итәчәкбез, – диде Президенты.

Шулай ук республикада Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән ике комиссия төзелде. Аның берсе – азык-төлек, икенчесе азык-төлек булмаган товарларга кураторлык итәчәк. Әлеге комиссияләр зур сәүдә челтәрләрендә дә, муниципалитетлардагы зур булмаган кибетләрдә дә бәяләргә атна саен (элек ул ай саен уздырыла иде) мониторинг үткәрә. Президент хәзерге вакытта ихтыяҗ зур булган (аерым алганда, шикәр комы һәм он) азык-төлек продукциясенең кибет киштәләрендә җитәрлек күләмдә булуын тәэмин итү бурычын куйды. Комиссия шулай ук азык-төлек булмаган товарларның кибеттә булуын һәм 52 позиция буенча аларның бәясен дә контрольдә тота. Әйтик, юу чаралары. Алар белән барлык кибетләрне тәэмин итү өчен «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте (400 исемдә продукция җитештерә) җәлеп ителгән.

Владимир Путин Россиядә кайбер товарларга ихтыяҗ артуга бәйле мәсьәләләр хәл ителәчәген әйтте

Билгеле булганча, бәя билгеләү һәм товар кытлыгы мәсьәләләре Монополиягә каршы федераль хезмәтнең даими күзәтүендә тора. Бу көннәрдә әлеге оешма вәкилләре Авыл хуҗалыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары вәкилләре белән бергәләп кибетләрне йөреп чыкты. Һәм сәүдә нокталарында да, бүлеп бирү үзәкләрендә дә товар кытлыгын күрмәде.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь әйтүенчә, соңгы көннәрдә шикәр, он кытлыгы буенча халыктан килгән мөрәҗәгатьләр саны арткан.

– Халыкның товар бетә, дип хафалануын аңлап та  була, чөнки валюта сикерә, мәгълүмат юк. Шуңа күрә кибеткә барып, артыгы белән продукция сатып ала. Бер атна элек запас бик күп иде. Билгеле, гадәттәгедән тыш күпләп ала башлагач, бүлеп бирү үзәкләреннән товарны китереп җиткермиләр, – диде ул.

Билгеле булганча, гыйнварда ук сәүдә челтәрләре белән билгеле бер бәядән арттырмаска дигән килешү төзелгән иде. Ыгы-ызыгыга карамастан, соңгы көннәрдә беренче чиратта кирәкле товарларның күпчелегенә бәяне кискен арттыру очраклары күзәтелмәгән.

– Бер төрдәге товарларга бәя җитештерүчегә карап аерыла. Арзанрагы бетәргә, ә кыйммәтрәк булганы киштәдә калырга мөмкин. Федераль челтәрләрдә шикәргә бер төрлерәк бәя куела. Мәсәлән, килограммы 56–58 сум тора. Ыгы-зыгы кимегәч тә, аның бәясе үзгәрешсез калыр, дип уйлыйм. Ләкин соңгы берничә көн эчендә аларны күпләп алдылар. Шунлыктан, чыннан да, кайбер кибетләрдә бу төр товарларга кытлык бар. Бу бары тик бүлеп бирү үзәкләреннән товарны китереп өлгермәүгә генә бәйле. Безгә җиткерелгән мәгълүматлар буенча, шушы берничә көн эчендә мондый проблема бетәчәк. Шуңа күрә халыкка тагын бер кат мөрәҗәгать итәбез: запаска дип 10–20 кап шикәр алырга йөгерергә кирәкми. Бу проблема бер атна элек тә юк иде, хәзер дә юк. Безнеңчә, вазгыять ясалма күпертелгән. Халык бер-берсеннән күреп йөгерә. Ыгы-зыгы тудырырга бер сәбәп тә юк, – диде җитәкче.

Шул ук вакытта Андрей Розенталь әйтүенчә, карабодайга бәя арткан. Ләкин белгеч фикеренчә, моңа халык үзе гаепле.

– Мондый вакытта гадәттә карабодайга һәрвакыт бәя арта. Кайбер кибетләр шикәр бәясен дә күтәрде. Моның сәбәбе – ясалма рәвештә барлыкка китерелгән ыгы-зыгы гына. Шуңа күрә якын көннәрдә товар бәяләре бик нык артачак, дигән курку урынлы түгел. Бәяләр, гадәттә, товар җитмәгән (дефицит) яки читтән кертелгән очракта арта. Складларда бар икән, бәя артуга сәбәп юк. Ә бездә мөһим булган азык-төлек товарлары барысы да Россиядә җитештерелә. Бераз үзгәрешләр булса да, безнең предприятиеләр, доллар тирбәнүеннән китәр өчен, бу шартларга яраклашыр дип уйлыйм, – диде ул.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова кичә журналистлар белән очрашуда товарларга бернинди дә кытлык юклыгына һәм моннан соң да булмаячагына кабат басым ясады.

– Складларда 200 көнгә кадәр җитәрлек товар бар. Әгәр ихтыяҗ тагын да булса, аларны өстәмә рәвештә тутырырга әзербез. Икмәк һәм сөт ризыклары гадәти режимда әзерләнә. Президент үзе моңа инанды. Бүгенгә күләмнәре кимеми. Алай гына да түгел, Казан сөт комбинаты һәм Күмәч-кондитер комбинаты җитәкчеләре җиткерүенчә, инвестицион программалар һәм дәүләт ярдәме хисабына җитештерү цехларын яңарту бара. Бу продукция күләмен арттырырга булышачак. Ягъни без күбрәк ипи һәм сөт ризыклары җитештерергә, аларны төрләндерергә әзербез, – диде Лилия Галимова.

Зөһрә Садыйкова

Ашан кибетендәге бәяләр (килограммнарда)

Шикәр комы – 58 сум 49 тиен

Тоз («Илецкая») – 11 сум 99 тиен

Он («Макфа») – 59 сум 90 тиен

Карабодай («Макфа»), 800 граммлы кап – 109 сум 90 тиен

Гадәти карабодай – 79 сум 88 тиен

Көнбагыш мае («Злато») – 119 сум 90 тиен

 

Агат кибетендәге бәяләр карта белән һәм картасыз алган очракта аерыла.

Рафинад шикәр («Восточная столица») – картасыз – 100 сум 31 тиен. Карта белән – 91 сум 20 тиен

«Макфа» оны (2 кг) – карта белән – 103 сум 85 тиен. Картасыз – 119 сум 01 тиен

Шикәр комы (Агросила) – картасыз – 87 сум 87 тиен, карта белән – 75 сум 95 тиен

Илецк тозы – картасыз – 13 сум 12 тиен, карта белән – 11 сум 93 тиен

Карабодай (Макфа) – картасыз – 117 сум 18 тиен, карта белән – 106 сум 55 тиеннән башлап

 

«Пятерочка» кибете

Көнбагыш мае («Злато») – 109 сум 99 тиен

«Макфа» оны (1 кг) – 69 сум 99 тиен

Шикәр комы – 56 сум


Азык-төлек запасы җитәрлек” язмасына фикерләр

  1. Лаештагы «Магнит» һәм «Пятёрочка» кибетләрендә вообще песок юк! Даже шырпы таба алмыйсың!!! адәм көлкесе! Кибетчеләре дә грубыйлар! Бөтен товарны кеше күрә торган итеп тезеп тә куя белмиләр!

Фикер өстәү