Милли китапханәдә татар телендәге комикслар җыентыгы белән таныштыру булачак

Иртәгә – 12 мартта Татарстан Милли китапханәсендә татар телендә “Татарча комикслар. Казан хикәяләре” дигән татарча комикслар җыентын тәкъдим итү булачак. Җыентык татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган “Үз телем” бәйгесендә җиңүчеләргә бирелгән акча хисабына бастырып чыгарылган. Бәйгене, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында, Казан мэриясе оештырган булган.

“Казан хикәяләре” – Казаннан, Чаллы, Ульяновск, Мәскәү, Балашиха авторларының кыска гына 19 хикәясеннән тора. Һәркайсы диярлек башкалабыз тормышындагы тарихи фактларга нигезләнгән. Җыентыкны әзерләү барышында проектта катнашучылар Мәрҗани исемендәге тарих институты галиме Бәхтияр Измайлов лекциясен тыңлаган, Салехардтан комикслар остасы Юлия Никитина белән онлайн-семинарда булган һәм Рәдиф Кашапов белән Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия ясаган.
Һәр автор теманы үзе сайлаган, сюжет әзерләгән, үзе теләгәнчә, рәсем ясаган. Нәтиҗәдә тарих турында татар телендә сөйләүче төрле стильдәге комикслар пәйда булган. Җыентык тиздән китап кибетләрендә һәм интернет аша сатуга чыгарылачак. Моннан тыш аны татар мәктәпләрендә укучы балаларга тәкъдим итү һәм Милли китапаханә фондына тапшыру күздә тотыла.


Фикер өстәү