«Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестиваленә 10 ел тулу уңаеннан чаралар узачак (ПРОГРАММА)

26 августта Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда татар дизайны дөньясында төп вакыйга – «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале узачак. 2013 елдан бирле үткәрелә торган фестиваль быел үзенең 10 еллыгын билгели һәм 11 нче тапкыр уза.

Фестиваль программасында: дизайн-маркет, мода күрсәтү, балалар өчен остаханәләр, лекторийлар, көндәлекләр һәм хатлар уку, фотозона, чәй дастаны, кино, бию остаханәсе, милли музыка оркестры һәм «СалаваTIK»лар балалар вокаль төркеме концерты, татар телендә медитация һ.б. чаралар каралган.

«Печән базары» үткәрелгән ун ел эчендә татар киемнәре модага кергән, ә фестиваль географиясе шактый киңәйгән. 10 ел эчендә татар дизайнерлары саны шактый артты – әгәр ун ел элек фестивальнең беренче елында 12 дизайнер катнашса, соңгы елларда 400дән артык гариза килә. 10 ел эчендә «Печән базары» фестивале ике тапкыр Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм хәтта Омскида узды.

Фестивальнең 10 еллыгы уңаеннан быел беренче тапкыр «Печән базары»нда мода күрсәтеләчәк. Татарстанның «Sabr» кием бренды һәм маркетта тәкъдим ителгән брендлар белән берлектә без көн саен заманча образларга милли колоритны ничек кертергә мөмкин икәнлеген күрсәтәчәкбез. Алар үз эченә кием, аяк киеме, аксессуарлар һәм бизәнү әйберләрен алачак.

Барлык образлар фестивальдә катнашучы дизайнерлар тәкъдим иткән модельләрдән җыелачак. Шулай итеп, фестивальнең 10 еллык тарихында төрле продукция җитештерүче дизайнерлар санының артуын күрсәтергә телибез. Фестиваль вакытында маркетта кием һәм аяк киеменнән алып аксессуарларга кадәр татар стилендә өлкәннәр һәм балаларга да тулы образ тупларга мөмкин булачак.

Быелгы фестивальдә заманча татар дизайнерлары, рәссамнары, кулинарлары, музыкантлары һәм башка иҗади индустрия вәкилләренең эшләрен күрергә мөмкин. Татар дизайнерларыннан тыш, фестивальдә башкорт халкы вәкилләре дә катнашачак, бу да үзенчәлекле традициягә әверелде.

Моннан тыш, «Печән базары» нда лекцияләр тыңларга мөмкин булачак. Быелгы фестивальнең төп темасы – Татар байлары. Шуңа бәйле рәвештә, лекцияләрдә татар акчалары тарихы турында белергә, XIX гасыр татар инвесторларының исемнәрен ишетергә, ике гасыр элек татарларның нинди кием кигәннәрен белергә, шулай ук яңа һәм онытылган татар сүзләре буенча лекция-стендапта катнашырга мөмкин булачак.

Татар байлары темасына фестивальнең тематик экскурсияләре дә багышланачак – «Татар бистәсе байлары», «Татарларның балачак дөньясы» һәм «Кабан арты мәчете».

Фестиваль кысаларында шулай ук «Казанский ШОВ» нәфис-документаль фильмы презентациясе узачак. Мастер-класслардан торган балалар мәйданчыгы эшләячәк. Биредә балалар өчен «СалаваТІКлар» балалар вокаль төркеменең концерт программасы оештырылачак.

Чәй зонасы XVIII-XX гасырлар чорындагы татар көнкүреше стилендә бизәләчәк. Татар милли киеме кигән һәркемне бушлай хуш исле үләннәрдән ясалган татар чәе белән сыйлаячаклар. Шулай ук «Ялкын» журналы редакциясе белән татарча медитация сеансында шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә, тематик фотозонада истәлеккә фотога төшәргә һәм Бию for you акциясендә татар биюе үзенчәлекләренә өйрәнергә мөмкин булачак.

«Печән базары» фестивале Илшат Сәетовның татар мөһаҗирләренең Төркиядәге язмышы турында «Казан ерак» документаль фильмын карау белән һәм Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры концерты белән тәмамланачак.

«АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ» (Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янындагы басма)

12:00 — 13:00 фикер алышу: «Мин татар телен ничек өйрәндем?».

Дискуссиядә катнашучылар: Тимур Чиняев, Данил Идиатуллин. Модератор: Алсу Усманова — SkyTat татар телендә сөйләм клубы модераторы

13:00-14:00 фикер алышу: «Татарлар акча турында»

Дискуссиядә катнашучылар: Фаяз Хуҗин – археолог, тарих фәннәре докторы, Равил Ибраһимов – «Россиянең алтын запасы сере, яки Казан «Колчак алтыны тарихы» китабы авторы, Нурулла Гариф – туган якны өйрәнүче, тарих фәннәре кандидаты. Модератор: Айрат Фәйзрахманов — тарих фәннәре кандидаты.

14:00-15:00 «XIX гасыр инвесторлары: ә кем акча биргән?»

Спикер: Илдар Шәфыйков — тарихчы, туган якны өйрәнүче

15:00-15:20 «Кунакта» YouTube-проекты презентациясе

Спикерлар: Мира Рахмат – «qul eşe» татар һөнәрләре мәктәбенә нигез салучы, Аида Яруллина – декоратор.

15:20-15:40 «Казанский ШОВ» нәфис-документаль фильмы презентациясе

Спикерлар: Бай Хәйруллин – режиссер, Мира рәхмәт — «qul eşe»татар һөнәрләре мәктәбенә нигез салучы

15:40-16:40 Лекция: «Татарлар алай киеп йөрмәгән»

Лектор: Динә Гатина-Шәфыйкова — татар костюмы тарихчысы, этнограф

16:40-17:30 Яңа һәм онытылган татар сүзләре: лекция-стендап

Лекторлар: Илдар Әюпов – «Теория» студиясе җитәкчесе, Рамил Агдиев – КВН Татар лигасы директоры.

МОДА КҮРСӘТҮ ҺӘМ ФОТОЗОНА (Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында)

18.00 сәгатьтә башлана. Мода күрсәтер алдыннан «Миллиард татар» порталының «fashion tatar» акциясенә йомгак ясалачак. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары фестивальнең махсус фотозонасында заманча татар костюмында фотога төшәргә тиеш булачак. Фотосурәткә төшкәннән соң, аны социаль челтәрләрдә #fashiontatarmt хештегы белән урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр биреләчәк.

КӨНДӘЛЕКЛӘР ҺӘМ ХАТЛАР УКУ

Гаяз Исхакый, Шәриф Камал, Рабит Батулла, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Заһидә Тинчуринаның хатларын актерлар 18.30-19.00 сәгатьтә палубада укыячак. Хатлар “Тәрикәт” этно-төркеме музыкасы астында укылачак.

Рольләрдә: Заһидә Тинчурина – Тинчурин театры актрисасы Әдилә Хәсәнова. Гаяз Исхакый – Театр училищесының татар төркеме студенты Фирзәр Галимов. Рабит Батулла- Театр училищесының татар төркеме студенты Самат Хәбиров. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – Театр училищесының татар төркеме студенты Эльза Салаватова. Шәриф Камал – «Минбар»  театр студиясе актеры Айназ Газизов.

ДИЗАЙН-МАРКЕТ ҺӘМ ФУДКОРТ

Татарстан районнары, Уфа, Пермь, Омск, Төмән, Киров, Сочи, Мәскәү һ.б. төбәкләрдән барлыгы 80ләп дизайнер катнашачак. Маркет 12.00 – 22.00 сәгатьләрдә Кабан күле буенда – Иске татар бистәсендә эшләячәк. Фудкортта һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамында кунакларны татар чәе белән сыйлаячаклар. Шунда ук бал, казылык, как, хуш исле үләннәр сатып алып булачак.

ЭКСКУРСИЯЛӘР (җыелу — Мәрҗани мәчете янында)

Быел «Печән базары» фестивале кысаларында өч тематик экскурсия узачак.

12:00 «Бистә байлары». Экскурсовод: Рәдиф Кашапов — журналист, туган якны өйрәнүче.

14:00 «Татарларның балачак дөньясы». Экскурсовод: Наҗия Галимова – рәссам, режиссер.

16:00 «Кабан арты мәчете». Экскурсовод: тарихчы Аскар Гатин.

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ МЕДИТАЦИЯ (Мәрҗани мәчете янындагы сәхнә, К. Насыйри урамы, 17)

13:00–15:00 Фестиваль вакытында татар телендә медитация сеансында шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә мөмкин булачак. Җәй буена «Ялкын» яшьләр журналы Казанда йога буенча татар телендә күнегүләр үткәрде. Бу проектның кульминациясе — татар телендә медитацияләр өчен «Печән базары» фестивалендә бүлмә.

БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ (К. Насыйри, 17)

Фестиваль вакытында балалар мәйданчыгы ачылачак, анда балалар өчен төрле остаханәләр узачак.

12:00-16:00 «Мирас» балалар үсеше үзәгеннән маффин бизәү буенча остаханә һәм фотозона (3+)

12:00-16:00 Киемдә һәм татар открыткаларында рәсем ясау (5+)

12:00-16:00 «Татар акчасы музее» Татар акчасы музееннан Алтын Урда чоры татар тәңкәләре символикасы белән буяулар (3+)

12:00-16:00 Келәм чигү буенча остаханә (10+)

12:00-16:00 Мехенди, хна белән рәсем ясау (3+)

12:00-16:00 «Сыйныф сәгате» студиясеннән остаханә (6+)

12:00-16:00 «Мастер класс» студиясеннән магнитлар ясау буенча остаханә (6+)

12:00-16:00 «Сабыйлар»балалар үзәгеннән остаханәләр.

16:00-18:00 «СалаваТIKлар» балалар вокаль төркеме концерты (0+)

ТАТАРСТАН МИЛЛИ МУЗЕЕ МӘЙДАНЧЫГЫ (Мәрҗани урамы)

14:00–18:00 Беренче тапкыр «Печән базары» фестивалендә үз мәйданчыгын Татарстан Милли музее алды. Биредә фестиваль кунакларын Милли музейдан һәм аның филиалларыннан лекцияләр, остаханәләр һәм җәяүле экскурсияләр, шулай ук татар китабы йортыннан акрын һәм тылсымлы укулар көтә. Шунда ук Милли музей җыентыкларыннан экспонатларга нигезләнгән эксклюзив сувенирлар һәм аксессуарлар сатып алырга мөмкин булачак.

БИЮ FOR YOU (Мәрҗани урамы)

16:00–18:00 Юбилей елында татар биюләре буенча остаханә үткәрү традициясен яңадан торгызабыз. «Казан» ансамбленең балалар бию студиясе хореографы Нигина Низамиева барлык теләүчеләрне гармун аккомпанементында традицион татар биюе нигезләренә өйрәтәчәк.

КИНО («Иске шәһәр» Префектурасы сәхнәсе)

19:00–19:30 Илшат Сәетовның «Казан ерак» документаль фильмын карап булачак.

XIX гасырда Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан татарларның бер төркеме Россия империясеннән Госман империясенә күчеп килә. Эмигрантлар анда Госмания (Корыһөек) авылына нигез салганнар. Аларның нәселе нинди җырлар җырлый? Нинди гореф-гадәтләрне саклый? Нинди телдә сөйләшәләр һәм нинди хатирәләр белән яшиләр? Бу һәм башка сорауларга җавапларны «Казан ерак» фильмын караганнан соң табарсыз. Фильм быел сентябрь аенда Татарстан башкаласында узачак Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасында катнаша.

МУЗЫКА (Кабан күле палубасы сәхнәсе)

19:00–20:00 «Печән базары» юбилей фестивален Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры концерты тәмамлаячак.

Барлык чараларга керү ирекле.

 


Фикер өстәү