Татарстан Рәисе Зәйдә яңа бассейн ачу тантанасында катнашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Дулкын» яңа ябык түбәле йөзү бассейнын ачуда катнашты.

Бу — шәһәрдә икенче бассейн. Объектта үз эченә ике касә (зур һәм кечкенә), әзерлек дәресләре залы, киенү бүлмәләре, 50 тамашачыга исәпләнгән балконны бар.

Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада кешеләрне физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен күп эш башкарыла, аерым алганда, заманча спорт инфраструктурасы булдырыла.

«Татарстан — спорт корылмалары саны буенча илдә алдынгыларның берсе. Республикада алар 11,5 меңнән артык, шул исәптән 283 касәле йөзү бассейны. Без республиканың һәр кешесе спорт белән шөгыльләнә алсын өчен шартлар тудырабыз», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

«Зур бассейн турындагы хыялыбыз чынга ашты. Республика җитәкчелегенә рәхмәт. Уникаль объект бер ел эчендә төзелде. Төзүчеләр эшне бик сыйфатлы башкардылар. Барысын да әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйм», — дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Рәзиф Кәримов.

Аннары республика Рәисе яңа спорт объекты биналарын карады. «Дулкын» бассейны елына 227 мең кешегә исәпләнгән.


Фикер өстәү