Мәктәп кирәк-яракларына барган чакта 4 балалы гаилә һәм яшь пар юл һәлакәтендә үлгән

21 августта Ростов өлкәсендә авариядә берьюлы 8 кеше һәлак булган. Гомере өзелүчеләр – бер яшь пар һәм 4 балалы гаилә. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаразлар буенча,  «Лада Приора» автомобиле белән 23 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул каршы як полосага чыга һәм «ВАЗ-2114» машинасына бәрелә. «ВАЗ» машинасында дүрт балалары белән ир белән хатын була.

Ике машинадагы бөтен кеше дә үлеп бетә.  Фаҗигада гомерләре өзелгән гаилә турында  бистә халкы яхшы сүзләр генә сөйли. Әминә белән Сөләйман (исемнәре үзгәртелә) бик җаваплы әти-әни була, ике ул һәм ике кыз үстерәләр. Хатын эшләмәгән, балалар караган.

Укытучылар сүзләренчә, балалары да шат күңелле, мәрхәмәтле булган. «Өстәмә дәресләргә йөрделәр, яхшы укыдылар, бәхетле гаилә иде», – диләр алар хакында. Фаҗига булган көнне күп балалы гаилә Волгодонск шәһәренә мәктәп кирәк-яракларына дип барган булганнар.

«Лада Приора» машинасындагы яшьләр өйләнешергә җыенган булганнар.


Фикер өстәү