Түбән Камада Менделеев урамындагы 23нче йортның бер фатирына пилотсыз очкыч килеп төшкән. Хәзерге вакытта биредә сапёрлар эшли, йортта яшәүчеләр эвакуацияләнгән.
Кешеләрне 68нче балалар бакчасына урнаштырганнар. Анда вакытлыча урнашу пункты оештырылган, эвакуацияләнгән кешеләрне кайнар ризык һәм су белән тәэмин иткәннәр.
Шәһәр мэры Радмир Беляев сүзләренчә, йорт җитди зыян күрмәгән. Миналарны зарарсызландырганнан соң, кешеләр фатирларына кире кайта алачак.
«Гомумән алганда, һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара, барлык кирәкле чаралар күрелә. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәлне шәхси контролендә тота, без аңа вәзгыять турында даими хәбәр итеп торабыз. Һавабызны саклаучыларның эшен аерым билгеләп үтәсем килә. Егетләребезгә рәхмәт, аларның тырышлыгы тагын да җитдирәк нәтиҗәләрдән саклап калды», – дигән Радмир Беляев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез