Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
«Бүген иртән Түбән Кама районында пилотсыз очкычлар һөҗүме булды. Өч кеше уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алды. Аларга Түбән Кама үзәк күп профильле район хастаханәсендә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Көчләр һәм чаралар җитәрлек. Пациентларның гомеренә куркыныч янамый», – дип белдергән Татарстан сәламәтлек саклау министры Алмир Абашев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез