Бүген иртән Татарстанның Кама аръягы районына дошман пилотсыз очкычлары белән массакүләм һәм озакка сузылган һөҗүм булган. Нәтиҗәдә, сәнәгать зонасындагы объектларга зыян килгән.
Эвакуацияне вакытында һәм оешкан төстә үткәрү зур фаҗигадән коткарып калган, һәлак булучылар юк. Вакыйга урынында ашыгыч хезмәтләр эшли.
Моннан тыш, Түбән Камада күпфатирлы йортка да зыян килгән. Андагы барлык яшәүчеләрне тиз арада эвакуацияләгәннәр. Вакытлыча урнаштыру өчен ике пункт оештырылган. Йортта яшәүчеләр арасында һәлак булучылар юк.
Һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Табиблар аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтә.
Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре һәм мобиль төркемнәрнең бердәм эшләве тагын да зуррак зыянны булдырмаска мөмкинлек биргән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка хәл турында даими мәгълүмат җиткереп торалар. Район җитәкчелеге һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез