Алексей Песошин: Татарстанның барлык шәһәрләре һәм районнары заманча спорт объектлары белән тәэмин ителгән

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ТР спорт министры Владимир Леонов үз нотыгында хәбәр иткәнчә, Пекинда (КХР) узган 24 кышкы Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасыннан 8 спортчы катнашкан, шуларның 5се Олимпия медальләре белән бүләкләнгән.

Татарстан Республикасында даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнар өлеше биш ел эчендә 10%ка арткан һәм бүген 57,8% тәшкил итә.

Бүген республикада 11,6 меңнән артык спорт корылмасы бар. 2022 елда республикада спорт корылмаларының бер тапкыр үткәрү мөмкинлеге 71,5%ка җиткән.

2020 елдан республикада спорт объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы тормышка ашырыла. 3 ел эчендә 67 спорт объектында капиталь ремонт ясалган. 2023 елда тагын 15 спорт объектында капиталь ремонт планлаштырылган.

2022 ел нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү оешмалары базасында 1 мең 385 мәктәп спорт клубы эшли, ә урта һөнәри белем бирү оешмалары базасында 61 спорт клубы теркәлгән. Югары уку йортлары базасында 11 студентлар спорт клубы эшли һәм актив эш алып бара.

Тармакның өстенлекле бурычларының берсе — авыл халкын спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. 2022 елда 12 спорт төре буенча «Сәләмәтлек» XIX авыл Спартакиадасы уздырылды. Финал ярышларында 2000нән артык кеше катнашкан.

Корпоратив спорт юнәлеше зур популярлык казана. Эшләүче халыкның 47%ы системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүдә катнаша. Өлкәннәр белән дә актив эш алып барыла.

Татарстан Республикасында спорт резервын әзерләү системасында 161 спорт мәктәбе исәпләнә, шуларның 28е олимпия резервы статусына ия.

Төбәктә 136 спорт төре үсә. Татарстан Республикасы спортчылары 2022 елда Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда 944 медаль яулаган. Рекордлы санда спорт исемнәре бирелгән: Россиянең 8 Атказанган спорт мастеры, Россиянең 17 халыкара класслы спорт мастеры һәм Россиянең 229 спорт мастеры. Татарстан Республикасыннан Россия җыелма командалары составына 907 спортчы кертелгән.

Республика – спорт төбәге, ә Казан спорт башкаласы статусын раслауны дәвам итә. Катлаулы ел булуга карамастан, 69 зур спорт чарасы үткәрелгән.

Олег Матыцин үз чиратында Татарстанның спорт өлкәсендәге эшчәнлегенә югары бәя бирде. «Татарстан хаклы рәвештә спорт өлкәсендә федераль проектларны гамәлгә ашыру буенча лидерларның берсе санала. Инфраструктура төзелеше актив бара. Объектларны сафка бастыру, республикага бирелә торган субсидияләрне гамәлгә ашыру буенча Татарстан үз өстенә алган барлык гарантияләр һәм йөкләмәләрне һәрвакыт нәтиҗәле һәм вакытында үти», — дип ассызыклады Россия Спорт министры.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, бүген республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары заманча спорт корылмалары белән тәэмин ителгән. 2022 елда гына да финанслауның гомуми күләме 4 млрд 230 млн сум булган 197 объект файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта булган объектларның норматив техник искерү проблемасы бар. Татарстан Республикасы Премьер-министры республиканың Спорт министрлыгы җитәкчелегенә, объектларның милекчеләре һәм баланс тотучылары белән берлектә, инженер системаларына хезмәт күрсәтү буенча вакытында килешүләр төзү эшен башкарырга кушты. «2023 елда без спорт инфраструктурасын, шул исәптән ДШП механизмнарын кулланып, үстерү эшен дәвам итәчәкбез», — диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Ул барлык спорт объектларының да гражданнар файдасына нәтиҗәле эшләргә тиешлеген искәртте. «Моның өчен һәр объектта яхшы әзерләнгән кадрлар булырга тиеш. Бүген спортчылар, балалар, яшьләр белән меңләгән белгечләр эшли. Кадрлар әзерләү эшен дәвам итәргә һәм аларны лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәк», — диде Алексей Песошин.

Халыкның барлык категорияләре өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру — төп бурычларның берсе, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры. «Халыкны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә Милләтләр кроссы, Россия чаңгы юллары, Яшел Фитнес, Тимермен, ГТО кебек массакүләм чаралар уздыру ярдәм итә. Корпоратив, студентлар һәм мәктәп спортын үстерү дә мөһим. Әлеге юнәлешләрдә эшне көчәйтүегезне сорыйм», — дип өстәде Алексей Песошин.


Фикер өстәү