Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю узган ел белән чагыштырганда арткан

Татарстан Республикасында, «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау 99,5%ка үтәлгән. 753 йортның 34ендә эшләр дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы капиталь ремонт һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруның агымдагы торышы турында сөйләде. Шулай итеп, ремонтлана торган объектларның күбесе – 317е мәгариф өлкәсеннән. Шуларның 2сендә эшләр дәвам итә. Бу атнада 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ремонтлау программасы үтәлгән – Казандагы соңгы ике объект буенча быелгы лимитлар кысаларында эшләр тәмамланган.

44 медицина учреждениесе буенча 8 медицина стационарында эшләр дәвам итә . Бу тармакта программа чараларының гомуми үтәлеше 98% дип бәяләнә. Бу атнада подрядчылар Спас районында объектны тапшыру турында хисап тотканнар.

«Мәдәният» тармагындагы 17 объект буенча ике музейда эшләр дәвам итә. Бу Менделеевсктагы музей, анда эшләр башкару 90% тәшкил итә, шулай ук Байлар Сабасында – 98%.

Бу атнада подрядчылар Кукмара районында авыл мәдәният йортын һәм тармак мәгариф учреждениеләре буенча программа объектын — Арча районында балалар сәнгать мәктәбен тапшырганнар.

Экология һәм табигый байлыкларны саклау өлкәсенең ике программасына 31 объект кертелгән. Бу Алексеевск районындагы объект – буаның гидротехник корылмаларын капиталь ремонтлау (үтәлеш 94% тәшкил итә), һәм Питрәч районындагы объект – монда елга юлын чистарту төгәлләнә (үтәлеш – 97%). Соңгы 2 атна эчендә подрядчылар Зеленодольск һәм Буа районнарында 2 объектны файдалануга тапшыру турында хисап тотканнар.

Яшьләр сәясәте линиясе буенча 4 программа гамәлгә ашырыла. Әйтик, алар арасында — 6 яшьләр үзәген ремонтлау, Лениногорск районында бер объектта эшләр дәвам итә (объектта үтәлеш 99% тәшкил итә).

Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасы буенча төзү-монтаж эшләре 95%ка үтәлгән. 6 программа объектының 3сендә эшләр дәвам итә.

Алексеевск районында яшүсмерләр клубының – программаның тәмамланмаган бердәнбер объектының әзерлеге 98% дип бәяләнә. Һәм психологик-педагогик ярдәм үзәкләренең 15 бинасын ремонтлау программасын үтәү 96%. 5 объектта эшләр дәвам итә.

Социаль хезмәт күрсәтү стационар оешмаларының 29 бинасыннан бер объект Социаль яклау министрлыгы линиясе буенча Саба районында кала. Программаның пландагы эш күләме 75%ка үтәлгән.

Шулай ук бер объект җәмәгать судьялары биналарын ремонтлау программасы буенча эшләнеп бетмәгән (әзерлек 90% тәшкил итә).

Спорт тармагы буенча эшләр төгәлләнгән – бу атнада Казанда соңгы объект файдалануга тапшырылган.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елгы капиталь ремонт республика программаларын формалаштыру дәвам итә. Шулай итеп, стационарларны, спорт объектларын, мәдәният объектларын, архивларны һәм Россия гвардиясе биналарын капиталь ремонтлау программалары буенча документлар җыю төгәлләнгән.

Алга таба ул инженер системаларының дәүләт идарәсе заказ бирүче программалар буенча эшләрнең ничек баруы турында хәбәр итте. Быел гамәлгә ашырыла торган 8 программаның 5се бүгенгә төгәлләнгән. Шулардан «Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» программасы узган 2 атнада. Программа чараларын тәмамлаган муниципаль берәмлекләр исемлегенә Казан, Зеленодольск, Алексеевск, Түбән Кама, Теләче, Әлмәт, Биектау һәм Нурлат районнары да өстәлгән.

3 программа буенча эшләр дәвам итә. Федераль һәм республика акчаларына инженерлык челтәрләрен модернизацияләү үткәрелә. 15 объектның 3сендә эшләр бара әле. Эшләрне башкару 93% тәшкил итә.

«Чиста су» федераль проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә су алу төене булган су белән тәэмин итү системасы төзелә: бүгенге көндә эшләр күләме 65% тәшкил итә.

Марат Айзатуллин шулай ук күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре турында да сөйләде. «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча төзү-монтаж эшләре 99,5%ка үтәлгән. 753 йортның 34ендә эшләр дәвам итә.

Аннары ул халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы, предприятие һәм оешмаларның энергия ресурслары өчен бурычлары турында мәгълүматлар китерде.

2022 елның октябрендә республика буенча халыктан түләүләр җыю дәрәҗәсе уртача 103,5% тәшкил итә. Бу узган елгы күрсәткечтән 2,9%ка артыграк.

Быел 10 ай эчендә узган елның шул ук чорына карата җыелу 0,3%ка арткан һәм 99,1% тәшкил итә. Еллык уртача дәрәҗә 99,2% иде, бу узган ел белән чагыштырганда 0,1%ка югарырак.

Муниципалитетлар киселешендә түләүләр җыелу белән хәл түбәндәгечә. 29 муниципаль берәмлектә еллык уртача дәрәҗә республика дәрәҗәсенә җитми, шул ук вакытта 16 муниципалитет, киресенчә, аны узып киткән.

Ягулык чорына әзерлек паспортларын алу кысаларында башкарыла торган эш турында сөйләгәндә, министр хәбәр иткәнчә, бүген 45 муниципаль берәмлектән әзерлек паспорты Питрәч районыннан гына алынмаган. Бу башкарылган эшләргә карата кисәтүләргә һәм «Мәгариф бүлеге» район бюджет учреждениесе буенча җылылык чорына әзерлек акты булмауга бәйле.

Марат Айзатуллин муниципаль район башлыкларына әлеге эшне 15 ноябрьгә кадәр төгәлләү өчен бөтен көчне куярга мөрәҗәгать итте.


Фикер өстәү