Татарстанда еллык торак планының 80%ы файдалануга тапшырылган

Татарстанда төзелә торган объектларда бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен даими тикшерүләр үткәрелә. 2023 ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре төзелеш мәйданчыкларында 1 443 тапкыр булган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 608 контроль-күзәтчелек чарасы үткәргән.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе төзелә торган объектларны контроль-күзәтчелек чаралары кысаларында 295 тикшерү үткәрде. Быелның гыйнварыннан ачыкланган барлык 571 хокук бозу хәзерге вакытта бетерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 22 июльгә республикада 2 млн.479 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу — еллык планның 80 %ы.

Коммерциячел торак төзүчеләр тарафыннан планлаштырылган күләмнең 71 проценты файдалануга тапшырылган, бу — 1 млн. 10 мең кв. м. мәйданлы 125 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән 114 мең кв. метрлы 28 йорт йөкләмәләрнең 71 процентын тәшкил итә.

Еллык күрсәткечләргә ирешү буенча шәхси торак төзелеше 90% белән алда бара. Төзелгән йортларның гомуми мәйданы — 1 млн. 355 мең кв. м.

Быел республикада 930 ятим бала торак урыны белән тәэмин ителергә тиеш. Бүгенге көндә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ТР Дәүләт торак фонды арасында төзелгән контракт кысаларында аренда шартнамәләре 47 торак урынга имзаланган, калган 883 урын эшләнеп бетмәгән әле – фатирларның бер өлеше төзелә торган ТР ДТФ йортларында урнашкан.

Моннан тыш, быел 81 яшь гаилә торак шартларын яхшыртачак.

Муниципалитетлар тулы күләмдә финансланган. Хәзер акча алучылар үзләренә ачык базарда торак сайлыйлар.

«5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә» рәсмиләштерелгән 34 сертификатның 4се 352 кв. м. мәйданга гамәлгә ашырылган.

Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчелеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр арасыннан гражданнарга тапшырылырга тиешле 6 сертификатның 4се рәсмиләштерелгән.

Аннары министр социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында сөйләде. Шулай итеп, ике федераль программа торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Шуларның 23е «Торак» федераль проекты кысаларында. Алар буенча гомуми башкарылыш 42% тәшкил итә. Бу атнада Буа шәһәрендә объект төзелеп беткән.

Тагын 7 мәйданчык «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында компакт торак төзелеше өчен әзер. Алар буенча гомуми башкарылыш 87% тәшкил итә. Саба һәм Югары Ослан районнарында эшләр дәвам итә.

Мәгариф өлкәсендә 11 мәктәп төзелеше дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләре подрядчылар тарафыннан 90%ка башкарылган. Агымдагы атнада Казанда 1501 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше тәмамланган (Гәрәев ур.).

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2 программа буенча 42 муниципаль берәмлектә 53 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзү каралган. Башкару 78% тәшкил итә. Бу атнада Югары Ослан, Ютазы, Баулы һәм Саба районнарында эшләр тәмамланган. Шулай ук 4 поликлиника эшли. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 61% тәшкил итә.

«Мәдәният» тармагының ике программасына 10 район һәм авыл мәдәният йорты, мәдәни-спорт комплексы һәм күп функцияле үзәк керә. Бу объектлар буенча башкару 63% тәшкил итә. Агымдагы атнада Кайбыч районында авыл клубы төзелеше тәмамланган.

Әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына ике программа буенча 5 объект кертелгән. Шуларның 4се «Экология» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Әйтик, Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү 63%ка башкарылган; Казанда балчык кырларын рекультивацияләү – 52%ка; Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрен демонтажлау буенча эшләрне башкару 31%ка үтәлгән; Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү буенча эшләр 69%ка башкарылган.

«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычын Кама Тамагы бистәсе янында ярларын ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта башкару 88% тәшкил итә.

Өч төзекләндерү программасы кысаларында 68 җәмәгать киңлеге буенча эшләр алып барыла. Алар буенча башкару 42% дип бәяләнә.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры республика программалары буенча объектлар төзелеше барышы турында хәбәр итте. Бу 4 ябык футбол манежы (башкару 63%), 6 балаларны савыктыру лагере (башкару 53%), торак пунктларның башкарма комитетларының 8 бинасы (башкару 93%). Бу атнада Мөслим һәм Арча районнарында 2 объект тапшырылган.

Агымдагы атнада халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзү программасы кысаларында барлык 10 объект төзелеше тәмамланган. Узган ел белән чагыштырганда, барлык объектлар да вакытыннан алда тәмамланган.

Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү 5 республика һәм ике федераль программа кысаларында алып барыла. «Эчәрәр сулар белән тәэмин итү» программасы буенча республика өлеше кысаларында эш күләме 69% тәшкил итә. Бу атнада Тәтеш һәм Әтнә районнарында эшләр төгәлләнгән.

Урамнарны яктыртуны торгызу өлешендә башкару 75% тәшкил итә. Агымдагы атнада Әтнә, Буа, Түбән Кама һәм Кукмара районнарында эшләр төгәлләнгән.

Бюджет учреждениеләрендә казаннарны алыштырып, газ куллану челтәрләрен ремонтлау 76%ка башкарылган.

Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү буенча котельныйлар урнаштыру белән эшләр башкару 40% тәшкил итә.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча эшләр 67%ка башкарылган.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында су белән тәэмин итү челтәрләре һәм биологик чистарту корылмалары төзелешенең 3 объекты буенча төзелеш-монтаж эшләренең үтәлеше 48% тәшкил итә.

«Чиста су» федераль проекты кысаларында шәһәр тибындагы бистәдә су әзерләү станциясен төзү буенча эшләр алып барыла. Алексеевск (башкару 17%), Тукай районы Суровка һәм Новотроицкое авылларында су белән тәэмин итү челтәрләре (40%), шул ук районда Белоус авылында эшләр  башкарылышы 95% дип бәяләнә.

Программаның иң зур объекты — Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы — 92%ка үтәлгән.

Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру буенча эш башланган. Быел 2 млрд сумлык 30 чараны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бүгенге көндә эшләрнең үтәлеше 24% тәшкил итә. Агымдагы атнада Казанда бер объект төзелеп беткән.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү