Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җылылык һәм су белән тәэмин итү өлкәсендә, бигрәк тә җылыту чорында аварияләрне киметүгә аеруча зур игътибар бирергә кушты. Бу хакта ул Министрлар Кабинетының 2021/2022 елгы ягып җылыту чорында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эш нәтиҗәләренә һәм 2022/2023 ел бурычларына багышланган утырышында хәбәр итте. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген аварияләр булу борчый. Ул ассызыклаганча, инвестицияләр күбрәк күренгән эшкә тотыла, әмма җир асты инфраструктурасы да кала бит әле. Президент Хөкүмәткә, Төзелеш, архитектура һәм торак — коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, республика программалары кысаларында җылылык һәм су белән тәэмин итү юнәлеше буенча инвестицион программа булдыру мөмкинлеген карауны йөкләде.

«Инвестицияләрсез булдыра алмыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Кайбер программаларны киметергә яки туктатырга һәм бу юнәлешкә–- җылылыкһәм су белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицияләр кертергә кирәк». Президент ассызыклаганча, су белән тәэмин итү буенча аварияләр аеруча күп булган. «Һәр очрак турында миңа һәм Премьер-министрга шунда ук хәбәр итәләр, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Алар бик күп булды. Игътибар итәргә кирәк. Кайда «җитешмәгән урыннар» булуны катгый карарга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов бурычлар һәм түләүләрнең гомуми күләменә дә игътибар итте. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 маена халыктан уртача еллык түләүләр җыю дәрәҗәсе 98,8% тәшкил иткән. Шул ук вакытта халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 8,8 млрд. сум тәшкил итә. «Бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә, бурыч артмасын өчен контрольдә тотарга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук авария-техник запас мәсьәләсен дә күтәрде. «Аварияләр очрагына запас булырга тиеш, – дип ассызыклады ул. – Кирәк булса, бу мәсьәләне бюджет формалаштырганда карарга була». (Исегезгә төшерәбез, республикада ел саен 80 млн. 400 мең сумлык авария-техник запас тулылана бара).

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов резерв ягулыгы мәсьәләсенә дә тукталды. «Бездә 81 объектта резерв ягулыгы булырга тиеш, 76 объектта бар. Бүгенге шартларда тормыш эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәк булган бар нәрсә дә тәэмин ителергә тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Гомумән алганда, бездә барлык хезмәтләр дә әзерлекле, профессиональ эшли, диде Рөстәм Миңнеханов чыгышы ахырында.

Премьер-министр Алексей Песошин утырыш барышында белдергәнчә, киләсе җылыту чорына министрлыкларга һәм ведомстволарга, газ, җылылык, энергия белән тәэмин итү предприятиеләренә, муниципаль районнарга, шулай ук торак-коммуналь тармак предприятиеләренә нәтиҗәле әзерләнү өчен 2022 елның 15 ноябренә кадәр муниципаль берәмлекләрнең әзерлек паспортларын рәсмиләштерүне тәэмин итәргә кирәк.

Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, энергоресурсларны кулланган өчен түләү башкарырга һәм 2022/2023 елгы җылыту чорына кадәр бурычларны түләргә кирәк.

«Министрлар Кабинетының бүгенге утырышына йомгак ясап, барлык катнашучыларның да алда торган көзге-кышкы сезонга сыйфатлы әзерлек өчен тырышуларын сорыйм», — диде Алексей Песошин.


Фикер өстәү