Рөстәм Миңнеханов «ҖЭКка инвестицияләр» түгәрәк өстәлендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ҖЭКка инвестицияләр: дәүләтара һәм төбәк хезмәттәшлеге роле, яңа горизонтлар һәм үсеш нокталары» темасына түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

Түгәрәк өстәл «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы һәм «TatEnergyExpo» махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды.

Түгәрәк өстәл модераторы БДБ илләренең Электр энергетикасы советы башкарма комитеты рәисе Тарас Купчиков булды.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә республиканың «ҖЭКка инвестицияләр: дәүләтара һәм төбәк хезмәттәшлеге роле, яңа горизонтлар һәм үсеш нокталары» түгәрәк өстәлен уздыру урыны итеп сайлануы өчен рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россиянең динамик төбәкләренең берсе, сәнәгать икътисадта шактый зур өлешне алып тора (47,1%). Республикада масштаблы инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла һәм ел саен яңа җитешерүләр эшли башлый. «Аларны уңышлы тормышка ашыруның нигезе — энергия белән тәэмин итүнең ышанычлы системасы», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ел саен республика Хөкүмәте утырышлары кысаларында без энергия белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен карыйбыз һәм энергетика тармагын үстерү векторларын билгелибез, диде ул, санкцияләр шартларында тармакта кайбер инвестицион проектлар туктатып торылды, куәтләргә сервис хезмәте күрсәтү чикләнде, җайланмалар китерү кимеде. «Шул ук вакытта импортны тизләтелгән алмаштыру безнең өчен чакыру гына түгел, үсеш ноктасы да булды, — дип белдерде Татарстан Рәисе. — Бүген республиканың 20 компаниясе электротехник продукция чыгара, шуларның 15е — эре предприятиеләр».

Әйтик, «Электрооптима», «Зеленодольск электротехника заводы», «Энергоинновация» предприятиеләре югары сыйфатлы беренчел җайланмалар җитештерә. «Таткабель» заводы тарафыннан 500 кВ кадәр барлык дәрәҗәдәге көчәнешле кабельләр җитештерү җайга салынды.

КЭР-холдинг инжиниринг хезмәтләре күрсәтә һәм ҖЭК объектларын тәамалап тапшыруны гамәлгә ашыра. Компания Россиядә генә түгел, чит илләрдә, шул исәптән Азия илләрендә һәм Якын Көнчыгышта да эшли.

Республикада интеллектуаль исәпләү приборлары җитештерү белән «Промэнерго» заводы шөгыльләнә. Татарстанда интеллектуаль исәпләү приборлары белән тәэмин итү якынча 40% тәшкил итә, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Яңа технологияләрне кертү югалтуларны киметүгә, җайланмаларның нәтиҗәлелеген, энергия белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыруга юнәлдерелгән, диде Рөстәм Миңнеханов. «Нәкъ менә Татарстанда Россиядә беренче булып персоналсыз цифрлы подстанция төзелде, — дип төгәллек кертте ул. — Бүген бездә шундый 2 подстанция бар, алар илебез җайланмаларыннан җыелган һәм үз эшләренең ышанычлылыгын исбатладылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «көчәнеш астында эшләү» методикасы, җайланмаларга техник хезмәт күрсәтү кулланучылардагы энергияне сүндермичә башкарыла, Россиядә беренчеләрдән булып республика Челтәр компаниясе тарафыннан үзләштерелгән. Хәзер ул башка төбәкләрдән белгечләр укыта һәм, дөнья тәҗрибәсен исәпкә алып, бу юнәлештә үсешен дәвам итә.

Бүген Татарстан үсеш алган сәнәгать потенциалына, кирәкле фәнни базага һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләүнең җайга салынган системасына ия, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, республика икътисадның төрле өлкәләрендә, шул исәптән электр энергетикасында хезмәттәшлеккә һәм тәҗрибә уртаклашуга әзер».

Ахырда ул түгәрәк өстәлдә катнашучыларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.

Кемерово өлкәсе Губернаторы, «Энергетика» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Сергей Цивилев энергетикада хәзерге шартларда дәүләтара һәм төбәк хезмәттәшлеге турында нотык белән чыгыш ясады.

 

Түгәрәк өстәл утырышында шулай ук Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Павел Сниккарс, Беларусь Республикасы Энергетика министры урынбасары Денис Мороз, Кыргыз Республикасы Энергетика министры урынбасары Талайбәк Бәйгазыев, Үзбәкстан Республикасы Энергетика министрының беренче урынбасары Азим Әхмәдхаҗаев, Евразия үсеш банкының (ЕАБР) стратегик проектлар дирекциясе җитәкчесе Виктор Лебедев катнашты.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү