СВОда катнашучылар өчен тагын бер яңалыкны әйткәннәр

Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар милеккә салымнан азат ителәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергән, дип яза “Ведомости”.

“Президент кушуы буенча Ватанны саклаучыларны финанс йөгеннән – милеккә салымнан азат итәбез. Хәрби бурычын үтәүчеләргә дәүләт ярдәменең тулы күләмдә һәм үз вакытында күрсәтелүе мөһим. Моны без игътибар белән күзәтеп барабыз”, – дигән Хөкүмәт Рәисе.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә шул бурычны йөкләгән иде. Моннан тыш ул Министрлар Кабинетыннан Россия хәрбиләрен ташламалы чорга кредитлар буенча процентлар түләүдән азат итүне, СВО зонасына гуманитар йөкләр китерү механизмын эшләүне (шул исәптән түләүле юллар аша йөкне бушлай алып бару мөмкинлеген карауны), шулай ук хәрби хезмәткәрләрне реабилитация чаралары белән тәэмин итү эшен яхшыртуны сораган.


Фикер өстәү