Татарстан Рәисе: Энергия ресурсларын нәтиҗәле куллану мәсьәләләре безнең өчен бик мөһим

Энергетика ресурсларын нәтиҗәле куллану мәсьәләләре илнең эре сәнәгать үзәкләренең берсе булган Татарстан өчен бик мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм 2024 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында белдерде. Чара «Казан Экспо»да энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, энергия нәтиҗәлелеге программалары республикада берничә дистә ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы — 2%ка, ә 2007 ел белән чагыштырганда 22,3%ка кимегән. «Безгә конкурент өстенлекләребезне тормышка ашыру мөһим, шул исәптән энергия ресурсларын нәтиҗәле куллану буенча да. Моның өчен зур резервлар бар», — дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул санкцияләр басымына карамастан, сәнәгать җитештерүе үсүен дәвам итүен билгеләп үтте. Татарстанда 2023 ел йомгаклары буенча 4,7 трлн сумлык продукция төяп җибәрелгән. Сәнәгать җитештерү күләме 3,3 процентка арткан.

«Татарстан — эре сәнәгать үзәге һәм, тиешенчә, энергия ресурсларын эре кулланучы. Аерым алганда, без Россиядә электр энергиясе һәм газ кулланучыларның иң эреләреннән берсе», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук республика Рәисе ТЭК объектларының яңа җитди куркынычка — пилотсыз аппаратлар һөҗүменә тап булганын билгеләп үтте .

«Бу мәсьәлә максималь игътибар һәм көчләрне җайга салуны таләп итә», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта Кемерово өлкәсе uубернаторы Сергей Цивилев, Россия ‘нергетика министры урынбасары Павел Сниккарс, Россия cәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Беларусь, Кыргызстан һәм Үзбәкстанның энергетика тармаклары вәкилләре катнашты.


Фикер өстәү