Казанда энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча форумы узачак

3-5 апрельдә Казанда энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак. 22 нче тапкыр уздырылучы чарада илнең 16 төбәгеннән һәм федераль дәрәҗәдәге шәһәреннән вәкилләр жыелачак. Моннан тыш Беларуссия, Кыргызстан белән Казахстаннан да кунаклар көтелә.
Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Марат Минеебаев сүзләренә караганда, быелгы форумга Кытайдан да вәкилләр катнашыр дип көтелә.
-Быелгы форум технологик бәйсезлек, энергияле машина төзелеше мәсьәләренә багышланачак. Татарстанда узучы халыкара форумга ел саен илнең төрле төбәгеннән, чит илләрдән энергетика тармагы белгечләре жыела. Форум барышында тармактагы актуаль мәсьәләләр күтәрелә, — дип ачыклык кертте министр урынбасары.
Быелгы форум программасына барлыгы 30лап чара кертелгән. Алар энергия нәтиҗәлелеген арттыру, энергетика-ягулык комплексы үсеше, альтернатив ягулык төрләре үсеше, энергетика комплексын цифрлаштыру мәсьәләренә багышлана. Форум кысаларында «Татарстан Республикасында энергия ресурслары нәтиҗәлелеге» программасына тормышка ашыруга багышланган хөкүмәт утырышы да узачак. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.
Форум көннәрендә «Казан Экспо» күргәзмәләр мәйданчыгында «TatEnergyExpo» махсуслашкан күргәзмәсе дә эшлиячәк. Анда энергетика тармагында хезмәт куйган 82 оешма катнашачак. Алар тармак үсешен тәэмин иткән заманча жихазлар, импорт алыштыру алымнарын тәкьдим итәчәк. Узган ел шушы ук күргәзмәдә катнашкан оешмаларның 81 проценты яңа хезмәттәшләр, клиентлар тапкан.


Фикер өстәү