Татарстанга юеш кар, көчле яңгыр, секундына 23 метр тизлектә җил якынлаша

Татарстанда һава торышы кискен үзгәрәчәк. Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, иртәгә – 27 мартта яңгыр, юеш кар, көнбатыш районнарда – буран көтелә. Шул ук вакытта секундына 18-23 метр тизлектә төньяктан көчле җил исәчәк. Кайбер районнарда юлларда – бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, инде бүген үк Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарына көньяктан циклон килеп җитәчәк. Бу төбәкләрдә яңгыр башланачак, җил көчәеп, тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы +2…+7 градус чикләрендә тирбәләчәк.
28 мартка кадәр республиканың көнбатышында айлык норманың 30-50 проценты күләмендә, көньяк һәм көнчыгыш районнарда – норманың 100 процентына кадәр һәм аннан күбрәк күләмдә явым-төшем көтелә.


Фикер өстәү