«Бердәм Россия» Дәүләт Советына сайлау алдыннан праймеризны башлады

«Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлегендә җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына партиядән тәкъдим ителәчәк кандидатлар буенча алдан тавыш бирүне башлап җибәрделәр. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

«Бердәм Россия» праймеризында катнашырга теләүчеләрдән документлар кабул итү 27 мартта башлана һәм 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, бу процедура «Бердәм Россия» партиясеннән республика парламентына сайлауда катнашырга җыенган һәркем өчен мәҗбүри. Кандидатларны сайлау 20-26 майда рейтинглы электрон тавыш бирү юлы белән узачак. 27 майга алдан тавыш бирүгә йомгак ясау планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау быел сентябрьдә узачак.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Бердәм Россия» – илдә барлык дәрәҗәдәге депутатлыкка кандидатларны ачык рәвештә алдан тавыш бирү юлы белән сайлап алучы һәм сайлаучыларның үзләренә кандидатлар исемлеген формалаштыру хокукы бирә торган бердәнбер сәяси партия. Аның сүзләренә караганда, алдан тавыш бирү сайлаучылар белән элемтәне ныгыту, булган актуаль проблемаларны тагын бер тапкыр тикшерү, ә партиядән кандидатларны сайлаганда, аларга үз тавышларын бирәчәк республика халкының фикеренә таяну өчен үткәрелә. «Бердәм Россия» партиясе мөһим ысул тапты дип саныйм, 26 марттан без мөһим сәяси кампаниягә әзерләнәбез», – диде парламент башлыгы.
Бүген исә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде, аның составына 17 кеше керде. Оештыру комитеты рәисе итеп Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сайланды.


Фикер өстәү