Миңнехановка Дәүләт Советына сайлауда партия исемлеген башлап җибәрергә тәкъдим итәләр

Бердәмроссиялеләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда партия исемлеген башлап җибәрүне тәкъдим итәргә ниятлиләр. Парламент Рәисе, “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Татарстандагы бүлеге Политсоветы президиумы утырышында журналистларга шулай дип белдерде.

“Татарстан Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Югары Советы әгъзасы буларак, партия исемлеге башында торса, без шат булачакбыз. Бу хакта сөйләшү булмады әле. Сайлауга барачак кандидатларны билгеләгәч, бу мәсьәләне караячакбыз”, – дип белдергән Дәүләт Советы Рәисе.

Бүген “Бердәм Россия”дән Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар өчен башлангыч тавыш бирүнең башлануы турында карар кабул ителде.
“Башлангыч тавыш бирүдә катнашучылар бер мандатлы сайлау округларына туры килүче территорияләрдән һәм бердәм сайлау округы буенча тәкъдим ителәчәк”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта праймеризлар үткәрү буенча оештыру комитеты булдырылды. Аңа 17 кеше керә. Рәисе итеп Парламент Секретаре Лилия Маврина сайланды.
Моннан тыш партиянең Татарстандагы бүлеге төбәк сайлау штабын булдырды. Аны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкләячәк. Президиум карары нигезендә, сайлау кампаниясенә Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлау быел сентябрь аенда узачак. Партия исемлекләре буенча һәм бер мандатлы сайлау округларында 50шәр депутат биш елга сайланачак.


Фикер өстәү