Татарстан Лисинчанск һәм Рубежноега гуманитар ярдәм җибәрде

Бүген Казанда «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге канаты астында җыелган гуманитар йөкне Луганск халык республикасына озаттылар. Лисичанкск һәм Рубежное шәһәрләренә 100 тоннадан артык азык-төлек һәм беренчел кирәк-ярак төялгән алты машина кузгалды.

Аерым алганда, ЛНРга «Нәфис» хәйрия фондыннан бирелгән көнкүреш химиясе, яшелчәләр һәм бәрәңге, азык-төлек, су, мәктәпләрне җиһазландыру өчен көнкүреш техникасы һәм спорт инвентары, социаль объектларның берсендә канализацияне яңарту өчен детальләр җибәрелде.

Гуманитар йөкне җыюда Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, Дәүләт Советы депутаты, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, муниципаль берәмлек башлыклары, предприятие җитәкчеләре, республикабызның битараф булмаган кешеләре катнашкан. Түбән Кама бер тонна китап һәм азык-төлек җыйган, аксубайлылар 1,5 тонна кием-салым һәм азык-төлек, Алабугахалкы 25 данә мич җибәрә.

Гуманитар колоннаны партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшләре белән идарә итүче Андрей Губанов һәм эшмәкәр Данияр Максудов озата барачак.
Махсус операция башланганнан бирле Татарстаннан ЛХРга 143 йөк машинасында 2163 тонна әйбер җибәрелгән.


Фикер өстәү