Татарстаннан Белгородка тәүге ярдәм киткән

Россиянең яңа төбәкләренә генә түгел,  Белгород өлкәсендә яшәүчеләргә дә ярдәм кирәк. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге әлеге өлкәгә беренчеләрдән булып гуманитар ярдәм юллаган. Республиканың «канаты» астындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләреннән тыш, хәзер Белгород өлкәсенә булышу да өстәмә эш юнәлешенә әйләнәчәк.

Партия Генераль советы Секретаре, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак партиянең төбәк бүлекләре белән видеоконференц-элемтә режимында киңәшмә үткәргән. Чарада Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан.

Турчак әйтүенчә,  төбәккә «Бердәм Россия»дән тәүге 40 тонна продукт, балалар ризыгы, беренче чиратта кирәкле әйберләр һәм көнкүреш химиясе китерелгән. Якындагы тәүлектә тагын 100 тоннага якын гуманитар ярдәм килеп җитәчәк, дигән ул. Белгород өлкәсендә яшәүчеләр өчен кирәк-ярак төялгән йөк машиналары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Владимир, Курск, Липецк, Түбән Новгород, Орел, Тамбов өлкәләреннән, шулай ук Татарстаннан киткән.

«Хәлләр катлаулы булып кала. Бер тапкыр ярдәм итү белән генә чикләнеп калмаячакбыз. Туганнарына күчүчеләрне кирәк-ярак белән тәэмин итәргә кирәк. Бүген чик буендагы районнарда яшәүчеләр белән аралаштык. Алар кием-салымга, урын кирәк-ярагы, көнкүреш химиясенә – гомумән, барлык әйбергә мохтаҗ. Иң мөһим әйберләр исемлеге булдырыла», – дигән Турчак.

Партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында: «Бурыч куелды, без аны ашыгыч төстә үтәп, кичә тәүге йөк – барлыгы 31 тонна  гуманитар ярдәм юлладык, – дип билгеләп үткән. – «Нәфис-косметикс», Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский тәкъдиме белән, көнкүреш химиясе: кер юу порошогы, юу средстволары, сабын һәм башка продукция җибәрде».

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, партия республиканың Лисичанск шәһәрендәге вәкиле Евгений Варакин белән даими элемтәдә тора. Татарстан, беренчеләрдән булып, шефлыкка алынган шәһәрләрне торгызу буенча эшләү өчен вице-премьер вазыйфасын гамәлгә керткән.

Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, Татарстанга, төзелеш комплексының көчле булуыннан чыгып, хәлләр бераз җайлангач, торак фондын торгызу өчен төзелеш материаллары яки белгечләр җибәрү мөмкинлеген карарга кирәк.


Фикер өстәү