Лисичанск һәм Рубежное калаларына Казаннан гуманитар ярдәм җибәрделәр

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләренә чираттагы гуманитар йөк төягән фуралар китте. Йөкләр «Бәхетле» складыннан җибәрелде. Волонтерлар һәм хәйрия акциясендә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.

«Без чираттагы тапкыр республикадан Татарстан шефлыкка алган территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар йөк җибәрәбез, — дип билгеләп үтте парламент башлыгы журналистлар белән аралашканда, — гомуми авырлыгы 75 тонна булган дүрт зур фуралык йөк җыелган. Республикабызның партия активы гуманитар акцияләргә баштан ук кушылды. Без һәрвакыт йөкнең эчтәлеген Лисичанск һәм Рубежное халкы белән килештерәбез, шуңа күрә хәзерге вакытта иң кирәкле әйберләрне китерәбез. Бүген монда азык-төлек тә, электр приборлары да, медикаментлар да бар.

Парламент башлыгы республика җитәкчелеге һәм партия активы гуманитар йөкнең чыннан да мохтаҗларга барып җитүе өчен барысын да эшлиләр, дип белдерде. «Республика Премьер-министры урынбасары Евгений Варакин республикага беркетелгән әлеге территорияләрдә тора, — диде Фәрит Мөхәммәтшин, — китерелә торган гуманитар йөк җирле хакимиятләр һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә бүленеп таратыла».

Хәзерге вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республиканың бердәмроссиялеләре Лисичанск һәм Рубежное балалары өчен уку әсбаплары –дәфтәрләр, портфельләр, канцтоварлар җыя башладылар. Узган ел уку елы алдыннан шефка алган җирлекләрдә яшәүче укучылар уку процессы өчен кирәкле барлык әйберләрне алганнар. Быел да гуманитар акцияне кабатларга карар иткәннәр.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның бердәмроссиялеләренә, республика предприятиеләре һәм оешмалары, муниципаль районнар җитәкчеләренә гуманитар миссияләрдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Парламент башлыгы шулай ук татарстанлыларга битараф булмаганнары һәм ярдәмчеллекләре өчен рәхмәт белдерде.

Бүген ЛХРга киткән гуманитар йөк «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эгидасы астында республиканың төрле почмакларыннан җыелган. Фура составында ике палатка комплексы өчен җиһазлар да бар. Аларны Лисичанск һәм Рубежноеда «КлевЕР» гуманитар проекты кысаларында урнаштырачаклар, аны оештыручыларның берсе – «Бердәм Россия» партиясе. Палатка комплексларында шәһәр халкы гуманитар ярдәм ала ала, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар чакырып, волонтерлар тарафыннан хәйрия нигезендә оештырылган ял чараларында катнаша ала. Чатыр комплексларында кирәкле әйберләр – көнкүреш техникасыннан һәм электроникадан алып дару препаратларына һәм канцелярия товарларына кадәр бар.

Шулай ук колонна составында төзелеш материаллары, азык-төлек һәм эчә торган су бар.

Бу быел «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган гуманитар колоннаның алтынчысы. Махсус хәрби операция чорында Татарстандагы партия активистлары ЛХРга 1327 тонна гуманитар ярдәм җибәргән – бу 93 йөк машинасы.


Фикер өстәү