Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар эшчәнлегенә йомгак ясады

Дәүләт Советында язгы сессия төгәлләнде. Сессиянең соңгы утырышыннан соң парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясе үткәрде. Анда Дәүләт Советының беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясалды.

«Язгы сессия киеренке, вакыйгаларга бай булды, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, матбугат конференциясен ачып. – Асылда бу гомуми вазгыятькә, илебезгә кертелгән санкцияләргә бәйле. Алар, әлбәттә, республика икътисадында да чагылыш тапты. Законнарга халыкны һәм бизнесны саклау-яклауга юнәлдерелгән  үзгәрешләр кертү Дәүләт Советының яңа кыенлыкларга җавабы булды.

Язгы сессиядә Дәүләт Советы барлыгы 5 утырыш үткәргән. Депутатлар 140тан артыграк мәсьәлә караган. 40тан күбрәк закон һәм 160тан күбрәк карар кабул ителгән. Законнарның күпчелеген (31) Дәүләт Советы депутатлары, 2сен – Татарстан Президенты, 4ен – Дәүләт Советы комитетлары, 10ын – Министрлар Кабинеты, 1сен – Казан шәһәр Думасы керткән.

Президиумның 5 утырышы үткәрелгән, 24 мәсьәлә каралган, 42 карар кабул ителгән. Дәүләт Советы комитетлары беренче яртыеллыкта 50дән артыграк утырыш уздырган, 200дән күбрәк мәсьәләне карап тикшергән.

Хәзер инде депутатлар сентябрь аенда гына утырышка җыелачак. Ләкин «парламент каникулы»н чын мәгънәсендә каникул дип әйтеп булмаячак, чөнки депутатлар барыбер үзләренең округларында эшләүне дәвам итәчәк. Сайлаучылар белән күп очрашулар үткәрергә туры киләчәк. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте белән 2023 елга һәм планда каралган 2024–2025 еллар чорына республика бюджетын формалаштыру эше алып барыла да инде.

Дәүләт Советы Рәисе язгы сессия йомгакларына тукталып, килеп туган шартларда депутатларның, нинди генә партиядән булуларына карамастан, бик бердәм эшләүләрен искәртте. «Партияләр күп, ә ил – бер генә», –  дип искә төшерде парламент башлыгы Россия Президенты Владимир Путин сүзләрен. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Дәүләт Советының төбәкләр парламентлары арасында беренчеләрдән булып Владимир Путинның Луганск һәм Донецк халык республикалары территорияләрендә махсус хәрби операция үткәрүгә бәйле гамәлләрен хуплавын, тиешле мөрәҗәгать кабул итүен искәртте.

Татарстанның күпмилләтле халкы Донбасстан мәҗбүри күченеп килүчеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтә. «Авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү теләге, мәрхәмәтлелек кешеләребезне берләштерде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Республикадан 15 йөк машинасы белән гуманитар ярдәм юлланды инде».

Дәүләт Советы Рәисе, парламентта каралган иң әһәмиятле 5 мәсьәлә турында журналистлар соравына җавап биреп, күбесенең социаль (кризиска каршы) юнәлешле булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертелгән. Алар нигезендә социаль ташламалар алучылар саны арткан. Язгы сессия чорында шулай ук республика бакчачыларына дәүләт ярдәме чараларын күздә тоткан закон кабул ителгән.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, эшмәкәрләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелгән. Парламентчылар калдыкларны утильләштерү буенча инвестицион проектларны тормышка ашыручы оешмалар табышына салым ташламаларын билгеләгән закон проекты һ.б. кабул иткән.

Парламент Рәисе сүзләренә караганда, гади халыктан, иҗтимагый берләшмәләрдән алынучы мөрәҗәгатьләр саны да кимеми. Беренче яртыеллыкта депутатлар барлыгы 6,3 меңнән артыграк мөрәҗәгатьне караган. Күбесе Дәүләт Советы рәсми сайтының интернет-кабул итү бүлеге аша алынган. Берсе дә игътибарсыз калдырылмаган.

Республиканың югары вазыйфаи заты атамасын үзгәртү һәм Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында сорау да журналистлар игътибарыннан читтә калмады.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советының бу юнәлештәге эше дәвам итә, үзгәрешләр регламентта билгеләнгән срокта кертеләчәк. Шул ук вакытта, Дәүләт Советы Рәисе басым ясап әйткәнчә, Конституция – бер бөтен документ, һәм җирле үзидарә турында федераль законга төзәтмәләрне исәпкә алып кына аңа үзгәрешләр кертергә мөмкин булачак. Ә Дәүләт Думасында бу закон беренче укылышта гына кабул ителгән әле. Парламент каникулыннан соң Дәүләт Советының эш төркеме яңадан җыелачак.

«Федераль закон чыгаручы төбәкләр башлыкларына рәттән ике тапкырдан күбрәк срокка сайлану хокукы бирә. Татарстанның республика законына мондый үзгәрешләр кертү планы юкмы?» – дип кызыксынды журналистлар. Фәрит Мөхәммәтшин мондый планның булу ихтималын әйтте. «Әйбәт, уңышлы эшли, үзенә карата дәгъвалар юк икән, сайлаучылар канәгать икән, нигә әле бу кешене чикләргә? – диде ул. – Беренче-икенче срокта кеше тәҗрибә һәм абруй туплый гына әле. Һәрхәлдә, карарны Дәүләт Советы кабул итәчәк».

Матбугат конференциясе ахырында Фәрит Мөхәммәтшин республикадагы вакыйгаларны оператив һәм дөрес яктыртулары өчен журналистларга рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү