Ялга киттеләр, әмма ял итмиләр. Дәүләт Советы депутатлары язгы сессияне тәмамлады

Бүген парламентыбыз 33 нче утырышын уздырып, язгы сессияне төгәлләде. Һәр утырыш башында республика бюджетына кагылышлы закон проектын тикшерү табигый инде ул, кесәсен капшап карамыйча, кеше дә эшкә тотынмый бит.

Татарстан да үз казнасын барлап куйды. Быелгы һәм 2023–2024 елгы план чорына нинди өметләр баглыйбыз соң? Финанс министры Радик Гайзатуллинчыгышыннан аңлашылганча, бюджетның керем өлеше,55,1 млрд сумга артып, 355,2 млрд сумга җиткән. Әле ел ахырына тагын 40 млрд сумга артуы бар икән. Бездә казна нигездә нефть табу һәм эшкәртү хисабына тулылана, шулай ук предприятие һәм салым түләүче сәүдә оешмалары да «изге эш»кә үз өлешен кертә. Инде федераль казнадан да шактый акча керәчәген әйтсәк, борчылырга әллә ни сәбәп юк. Федераль үзәк бюджет кытлыгын (быел ул 37 млрд чамасы) капларга да булыша. Алдагы ике елга бу сан 21 һәм 20 млрд сум булыр дип фаразлана. Акча тирәсендә хәзергә менә шул, закон проектын тикшергәндә бәхәс тә чыкмады.

Ә менә Әлки районындагы Сихтермә-Хузангайавылының исемен үзгәртүгә кагылышлы закон проекты депутатларны дулкынландырды. Халык фикерен исәпкә алып аны «Сихтермә» дип кенә калдырмакчылар икән. Депутат Ркаил Зәйдулла уенча, нигә Хузангай сүзен алып ташларга? Мәсәлән, бездә Тукай-Кырлай бар бит! Петр Хузангай да – чуашның атаклы шәхесе, халык шагыйре, тәрҗемәче. Чувашстанның Язучылар берлеге җитәкчесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы булган кеше. Аны, милләтчелектә гаепләп, төрмәгә дә япкан булганнар, аннан соң аклаганнар. Ркаил Зәйдулла фикерен депутат Илдар Шамилов та куәтләгән иде. Әмма башка депутатлар, авыл халкы фикерен беренче урынга куярга кирәк, диделәр. Шуның өстенә Петр Хузангай исеме мәктәпкә, авыл урамына бирелгән. «Сихтермә» дигән чуаш сүзе исә шомырт агачыннан ясалган асылмалы бишек дигәнне аңлата. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да халык фикерен хуплый. Депутат Хафиз Миргалимов: «Мәсьәлә гади түгел», – дип сүз башлап, шактый эчкә кереп китте. Аңа татар авылларының исемнәрен килбәтсез бозып әйтүләре ошамый иде. Ул юнәлештә үзебезгә дә эшләргә кирәк әле. Сүз бирелүдән файдаланып, темадан читкә дә китеп алды Хафиз иптәш. Татарстанга Геннадий Зюгановкилүе, бездәге тормышка гаҗәпләнүе, Россиянең башка төбәкләре Татарстаннан үрнәк алырга тиеш, дип әйтүләрен рухланып сөйләде дә шул ук күтәренке рух белән Сихтермә авылы егете, сәясәтче, Россия Думасында КПРФ депутаты булып торган Иван Казанковны телгә алды. Иван Ивановичны бездә күп кеше беләдер, һич югы ул җитәкләгән «Звенигово» авыл хуҗалыгы кооперативы күпләргә таныштыр. Ул әле Әлкидә Хузангай хуҗалыгын да «чәчәк аттырды», авыл җирендә хәтта, офтальмология поликлиникасы да төзетте. Насыйп итсә, шул якларны урап, Хафиз Миргалимов әйтмешли, «халык предприятиесе»н күреп кайтам әле. Халык предприятиесе димәктән, дәүләттән бер тиен кредит алмыйча бик уңышлы эшләп килүче, халыкка 70 мең сумга хәтле айлык хезмәт хакы түләүче андый предприятиеләр илдә нибары 12 генә икән. Хафиз иптәш хуҗалык итүдә шундый предприятиеләр моделен кулланырга тәкъдим итте. Әмма депутатларыбыз хәзергә дәшмәде. Боларны сүз уңаеннан гына әйттем һәм «әйттем исә кайттым» дип котыла торыйм.

Фәрит Мөхәммәтшин федераль законнарга кагылган берничә закон проектына берьюлы тавыш бирергә тәкъдим итте. Монысы бушка дигәндәй вакыт үткәрмәс өчен әйбәт инде. Ә менә Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга юллыйсы мөрәҗәгать игътибарга лаек дип уйлыйбыз. Мөрәҗәгатьне парламентның Социаль сәясәт комитеты һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кызлар төркеме әзерләгән.

Асылы болайрак: авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларыбызга өченче бала тугач федераль бюджеттан бер тапкыр түләнәторган акча бирергә кирәк. Аның күләме 100 мең сум булырга тиеш. Моңа хәтле пособие беренче, икенче бала тапканнарга бирелә иде һәм «Мәрхәмәт» төркеме җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтүенчә, мондый кызыксындыру чарасы яхшы нәтиҗә биргән. Ә акча Татарстан бюджетыннан бирелә иде. Хәзер депутатлар туучы балалар санын арттыру буенча Татарстан тәҗрибәсен федераль дәрәҗәгә күтәрмәкчеләр һәм пособие дә ил казнасыннан булса яхшы диләр.

Бу мәсьәләне тикшергәндә кайбер депутатлар мөрәҗәгатькә «дүрт һәм аннан да күбрәк табучы аналарга» дигәнрәк сүзләр өстәргә тәкъдим иткәннәр иде. Фәрит Мөхәммәтшин да: «Шулай үзгәртсәң, бәлки хатын-кызларыбыз өч бала тапканнан соң туктап калмаслар», – диебрәк шаяртып куйды. Депутат Марат Галиев исә ашыкмаска киңәш итте. Чөнки балалар саны буенча акча бирү өчен аның күпмегә төшәсен чамаларга кирәк, ә бу кыен эш. Ничә бала туасын хет якынча чамаламыйча федераль бюджеттан өстәмә акча сорап булмый бит. Марат Галиев фикере белән барысы да килеште һәм мөрәҗәгать Алсу Нәбиева укыганча кабул ителде.

Парламент утырышында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты үзенең яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Бу үзенә күрә бер яңалык иде һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый тәҗрибәне киләчәктә дә дәвам итү ягында.

Парламент эшчәнлегенә ярты елга, бер елга хисап тотканда, аерым комитетларны да тыңлау бик кирәктер ул. Кемнең ничек эшләгәнен башка депутатлар да, халык та белсен дип әйтүебез. Ә Шакир Яһудинҗитәкләгән комитет аерым игътибарга лаек. Исеменнән үк күренгәнчә, ул закон чыгару эшенә иң якын комитет. Узган ярты еллыкта ул 49 утырыш уздырган, 290 мәсьәлә тикшергән. 36 закон проекты каралып, берсе дә кире кагылмаган, ягъни закон төсен алган. Иң әһәмиятлесе – барлык закон проектларын да депутатлар үзләре эшләгән. Бу урында Фәрит Мөхәммәтшин тарафына бер «комплимент ыргытып аласы» килә. Моннан берничә ел элек ул һәр комитет каршында иҗтимагый экспертлар Советы оештыру тәкъдиме белән чыкты. Тәкъдим итеп кенә калмады, аларны оештыруда үзе турыдан-туры катнашты.

Экспертлар советлары үзләрен акладылар. Һәр иҗтимагый советта ун-унбиш кеше бар. Алар яшәешебезнең төрле тармакларында эшлиләр. Үз өлкәләренең яхшы белгечләре. Һәм иҗтимагый совет әгъзалары буларак, бер тиен дә акча сорамыйча,законнар язуда катнашалар.

Утырыштагы «Хөкүмәт сәгате»ндә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков чыгыш ясады. Бик мәгънәле, уйландыраторган иде аның чыгышы.

Безгә 4 федераль проектны тормышка ашыру өчен Россия казнасыннан 4,5 млрд сум акча бирелгән иде. Министр шул дүрт проектның берсен аеруча әһәмиятле дип саный. Ул «Иделне савыктыру» («ОздоровлениеВолги») дип атала. Идел суының бик пычрануы турында сүзләр инде күптән ишетелә. Соңгы ярты гасыр эчендә Куйбышев сусаклагычы зонасында гына да 100 гектар мәйданда 4 млн кубометр пычрак ләм җыелганикән.

Идел суын пычратуга Түбән Кама сусаклагычы да үз өлешен кертә. Сусаклагычта су күтәрелгәндә бихисап нефть торбалары күмелеп калган һәм череп яталар. Тагын санап китсәң, зур сулар төбендә әле кайчандырбаткан 75 судно «көн яктысын күрергә» тилмереп ята ди.

Министр сулыкларның пычрануында авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлеше бик зур булуын да әйтте, хәтта«төп фактор» дип атады.

Су пычрану ул – безнең сәламәтлеккә зур зыян дигән сүз. Идел бассейнында 60 млн кеше яшәвен әйтсәк, Россия халкының өчтән беренә куркыныч яный дигән сүз. Идел буен Россия сәнәгать предприятиеләренең 45, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 50 проценты сырып алган. Шушы саннарны укыгач, киләчәгебез турында үзегез уйланыгыз. Әле бездә Иделдән башка да пычранып беткән күпме елга-күлләр бар.

«Иделне савыктыру» проектына килсәк, аның максаты – илнең төп артериясе пычрануын һич югы 3 мәртәбә киметү.

Су кеше тормышында аерым урын алып тора, ул – яшәү чыганагы. Моны һәркем аңлый, ә Идел суы ага тора, пычрана тора.

Бу мәсьәләнең бик четерекле икәнен Фәрит Мөхәммәтшин дә аңлый, шуңа күрә әлеге темага кат-кат әйләнеп кайтырбыз, диде. Ә Экология министрлыгына җәһәтрәк эшләргә, федераль бюджеттан килгән акчаны вакытында тулысынча үзләштерергә кирәк, диде.

Шулай итеп парламентта җәйге ял игълан ителде. Әмма бу, парламент Рәисе әйтмешли, ял итәргә дигән сүз түгел. Заман чакыруларына вакытында җавап бирер өчен эшләргә дә эшләргә кирәк. Быел киләсе ел бюджетына да башка елларга караганда бик иртә тотынганнар. Депутатларны үз округларына ешрак чыгарга чакырды Фәрит әфәнде. Аның уе төрле дәрәҗәдәге депутатлар белән бергә эшләүне җайга салу, алай гына да түгел, яңа баскычка күтәрү. Шуңа күрә депутатлар белән вакытлыча да хушлашмыйбыз, күңелле, матур яллар да теләмибез. Хәер, эшлисе килгәне болай да эшли инде аның. Ә соңгы утырышта депутатлар саны тиешле йөз урынына җитмеш тирәсе генә иде бугай.

Риман Гыйлемханов

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/


Фикер өстәү