Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе сайланган

Кичә район хакимиятендә Актаныш муниципаль районы Советының утырышы узган. Утырышта Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Гарипов Илнур Мәхмүт улы да катнашты, дип яза Актаныш муниципаль районының матбугат үзәге.

Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралган: Вәкаләтләреннән азат ителмәгән нигездә Татарстан Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасарын сайлау һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү.

Беренче мәсьәлә буенча, Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары итеп, «Ташкын» хуҗалыгы рәисе, иң өлкән һәм абруйлы депутатларның берсе Рәүхәт Салихҗанов сайланды. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп депутатлар бер тавыштан Зарипов Ленар Рафак улын сайлаган.

 

 


Фикер өстәү