Дәүләт Советының чираттагы утырышы 29 мартта була

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле икенче утырышы 29 мартта узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 20 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проектын һәм 2 федераль закон проектын караячак.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан республиканың соңгы вакыттагы иҗтимагый-сәяси тормышында парламент депутатлары катнашында узган берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Парламент башлыгы Россия Федерациясе Президентын сайлау нәтиҗәләренә аерым тукталды. «Республикада сайлаулар югары оештыру дәрәҗәсендә законнарга төгәл туры китереп уздырылды, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – безнең республикада сайлауда катнашучылар саны 84,6% тәшкил итте. Шулардан 88,74% тавыш Владимир Путинга бирелгән». Дәүләт Советы Рәисе республика халкына, парламентның депутатлар корпусына сайлау кампаниясендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Алдагы утырышка килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, көн тәртибенә 20 сорау кертелә. Беренче укылышта карау өчен 9 республика закон проекты әзерләнгән, шул исәптән төбәк салымнар суммалары өлешендә бурычны түләттерү ышанычсыз булуны тануга өстәмә нигезләр билгеләү турында, Тукай районының Мартыш авылын бетерү турында, документларның мәҗбүри экземпляры, инвестицион эшчәнлек, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, физик культура һәм спорт, күп балалы гаиләләргә, шулай ук педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында законнарга үзгәрешләр кертә торган закон проектлары.

Утырышта депутатлар шулай ук парламентның контроль вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында берничә мәсьәләне караячак: 2023 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында доклад, 2023 елда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында мәгълүмат, 2023 елда гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында республика Иҗтимагый палатасы доклады, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы һәм Татарстаннан сайланган РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары эшчәнлеге турында мәгълүмат.

Парламентта профильле комитетларның алтынчы чакырылышта башкарылган закон чыгару эше һәм каралган контроль мәсьәләләр турында хисапларын бирү дәвам итә. Илле икенче утырышта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эше турында хисап каралачак.

Бүген Президиум утырышында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне тормышка ашыру өлешендә «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» закон мониторингына йомгак ясалды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте. Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, закон нигезендә, шәһәр җирлекләренә җирле әһәмияттәге – 43, авыл җирлекләренә – 20, муниципаль районнарга – 40, шәһәр округларына – 48 мәсьәлә беркетелгән.

Альберт Хәбибуллин урам адресларын һәм исемнәрен бирүгә кагылышлы хокукый нормаларны тормышка ашыру мониторингына аерым тукталды. Бу мәсьәлә парламентарийлар тарафыннан Казан һәм Чаллы мисалында каралды. «Муниципаль берәмлек чикләрен торак пунктларны кушуга бәйле рәвештә үзгәртү кайбер очракларда урам исемнәрен кабатлауга китерә, бу ашыгыч хезмәтләр (янгын сүндерүчеләр, ашыгыч медицина ярдәме) өчен кыенлыклар тудыра, – дип билгеләп үтте Альберт Хәбибуллин, – Казан территориясендә 312 урам бар, аларда 96 исем кабатлана». Комитет җирле үзидарә органнарына муниципаль берәмлек территориясендә төзелеш буенча проект документациясен әзерләү этабында урам-юл челтәре элементларына исемнәр бирүне тәэмин итәргә тәкъдим итте.

Комитет рәисе гражданнарның үзара салым механизмын гамәлгә ашыру кысаларында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүне мониторингның мөһим юнәлеше дип атады. 2014-2023 елларда республика бюджетыннан гражданнар инициативаларын финанслауга 9,3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. «Бу үзара салым институтының кирәклеген күрсәтә, – дип басым ясады Альберт Хәбибуллин, – хәзерге вакытта комитет республикада инициатив бюджетлаштыру механизмын куллану мәсьәләсен өйрәнә, ул шәһәрләргә гражданнар җыеннарын үткәрү процессларының катлаулылыгыннан качарга мөмкинлек бирә, тавыш бирү һәм акча җыю процедураларын бозу, үзара салым буенча җыеннар үткәрү өчен җитәрлек биналар булмау ихтималын киметә».

Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим ителгән законнар мониторингы нәтиҗәләренә комментарий биреп, парламентның иң әһәмиятле законнарны куллану нәтиҗәлелеген системалы рәвештә анализлаячагын билгеләп үтте. «Законнар республиканың, аның шәһәрләренең һәм авылларының социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен кабул ителә, – дип ассызыклады ул. – Аларны үтәүнең нәтиҗәлелеген билгеләгәндә халык һәм хокук кулланучылар фикерен исәпкә алырга кирәк».

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.


Фикер өстәү