Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы 8 июньдә була

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы 8 июньдә узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде.

Депутатлар 24 мәсьәләне, шул исәптән 11 республика законы проектын, ике федераль закон проектын һәм Россия Федерациясе субъектларының ике закон чыгару инициативасын карарга планлаштыра.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин көн тәртибенә кагылышлы сорауларны карау алдыннан республикада соңгы вакытта үткән берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Аерым алганда, узган якшәмбедә республиканың Дәүләт Советына һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле хакимият органнарына өстәмә сайлаулар узды. Яр Чаллы шәһәренең Электротехника округында Дәүләт Советы депутатларын сайлауда иң күп тавышны «Үсеш партиясе» вәкиле Руслан Нигъмәтулин алды (74,44%). Җирле үзидарә депутатларының өстәмә сайлауларында 5 мандатны «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре, 2 мандатны үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр алды. «Сайлаулар оешкан төстә, катлаулылыксыз узды, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – Дәүләт Советына сайланган депутат парламент эшенә киләсе утырышта керешә».
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының Россия парламентының түбән палатасы каравында булган җиде закон чыгару инициативасын алга алып бару мәсьәләләренә аерым тукталды. Исегезгә төшерәбез, республика тарафыннан эшләнгән федераль закон проектлары күптән түгел РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән узган очрашуда нигезләп тикшерелде. «Кайбер тәкъдимнәребез җиңел үтми, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – мәсәлән, наркотикларны законсыз җитештерү һәм сату өчен судлар тарафыннан түбән чикләрдән түбәнрәк җәза билгеләү яки йомшаграк җәза билгеләү мөмкин түгеллеге турында бик мөһим һәм кирәкле закон проекты. Шулай да, Федераль закон чыгаручыларның безнең закон инициативаларын гамәлдәге законнарга каршы китермичә хуплау өчен идеяләре бар. Эшләп бетерергә кирәк.

Шул ук вакытта Дәүләт Думасы беренче укылышта ике закон проектын кабул итте – беренчесе эшсез гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына башка төбәкләргә күченгәндә эшкә урнашуда ярдәм итү буенча төбәкләрнең вәкаләтләрен төгәлләштерә, икенчесе – ау кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны арттыра. Аерым алганда, ау кагыйдәләрен бозган өчен штрафның минималь күләмен дүрт тапкыр арттыру күздә тотыла – биш йөздән ике мең сумга кадәр. Моннан тыш, хокук бозулар өчен бер елдан ике елга кадәр аулау хокукыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты депутатларын республика закон инициативаларын кабул итү процессын тизләтү өчен Дәүләт Думасының профильле комитетлары рәисләре белән эшне көчәйтергә чакырды.

Киләсе утырышка килгәндә исә, беренче укылышта 2022 елга республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше, хуҗалык җәмгыятьләренең идарә итү һәм тикшереп тору органнарында дәүләт мәнфәгатьләрендә эш итүче вәкилләре, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы республика законының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турындагы закон проектлары каралачак. Шулай ук беренче укылышка Татарстан Республикасының аерым закон актларына, Спас районының Болгар шәһәре һәм Приволжский авыл җирлеге территорияләре чикләрен үзгәртү, мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру, гражданнарның торакка хокукларын яклауны тәэмин итү, бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар, шулай ук республиканың сайлау һәм экология кодексларына үзгәрешләр кертүче закон проектлары әзерләнгән.
Кырык дүртенче утырышта депутатлар Дәүләт Советының Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга экологик хисап бирү өлкәсендәге таләпләрне камилләштерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатен караячак. Утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында отчет кертелде. Утырышта шулай ук ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тәкъдим итәчәк Татарстанда яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында докладын карап тикшерәчәкләр.
Хөкүмәт сәгате кысаларында Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләре торышы, аларның санын һәм алардан килгән зыяннарны киметү буенча өстәмә чаралар турында мәгълүмат белән республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов чыгыш ясаячак.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.


Фикер өстәү