ДЦПлы Айрат Якуповның әнисе: «Ул тормышның якасына ябышкан иде»

Теләче егете Айрат Якупов бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаган. Матур итеп  шигырьләр сөйләве, моңлы җырлавы белән сокландыра ул. Әмма тамашачыны гаҗәпләндерер өчен бик күп сынаулар аша узарга туры килә аңа. ДЦПлы егет үзенең тырышлыгы белән башкаларга үрнәк күрсәтә. 

Айрат Кәрим Тинчурин театры каршында эшләп килүче «Могҗиза» студиясенә дә йөри. Киләчәктә артист булырга, матур гаилә корырга, балалар үстерергә хыяллана. Әнисе дә улының уңышларга ирешәсенә ышана.

– Саба районының Иләбәр авылы кызы мин. Булачак ирем белән бер җәйге кичтә таныштык. Ул безнең авылга кунакка килгән иде. Клубтан озата кайтты, – ди Люзия. – Айдар эшне тиз тотты. Арча районының бер авылына бәрәңге алырга кайтканымны белеп алды да шуннан мине урлап алып кайтты. Өч егет машинага утырттылар да алып киттеләр. Төн буе елап чыктым. Иртәгәсен әти белән әни килде. Кире кайту оят иде, яшәп калдым. Шөкер, шул көннән бирле бик матур гомер итәбез.

Язмыш аларны төрлечә сынап карый. Әмма бирешми Якуповлар. Башта бәбиләре булмыйча тора, аннан инде кулларына алып сөясе кызлары вафат була. Бик аз гына яшәп кала сабый. Авыр чакларында ире терәк була. Люзия тагын авырга уза. Табиблар баланың төшүе бар, дип кисәтә, сакланырга кушалар.

– Айратыбыз 2003 елның апрелендә җитлекмичә туды. Яшьтәшләреннән калышуын да шуннан күрдек. Әмма сынауның зуры алда булган икән әле. Вакытында утырмагач, гәүдәсен тотмагач, борчыла башладым. Күңел сизенгән: 1 яшь тулып киткәч, улыбызга ДЦП диагнозы куйдылар, – дип сөйли Люзия. – Баштарак бик кайгырдым. Ничекләр үстерербез, дигән идем. Әмма улым безгә яшәр көчне үзе бирде. Аның акылына зыян килмәгән, шигырьләр ятлый башлады. Айратның яшәргә тырышуын күреп сокландым. Ул тормышның якасына ябышкан иде. Менә шунда мин үз-үземне кулга алдым. Баламны ничек бар шулай кабул итеп яшәргә өйрәндем. Балалар бакчасына да бергә йөрдек. Мин янәшәсендә көтеп утыра идем. Андагы сабыйлар шулкадәр үз итте Айратны. Ул үрмәләп китеп баргач, калган балалар артыннан иярә. Зуррак гәүдәлеләре аны аркаларына да утыртып йөри иде. Мәктәптә дә якын иттеләр аны. Берәү дә начар сүз әйтмәде. Кайбер чакта дорфарак эндәшеп куючы табыла инде ул. Әмма без моңа игътибар итмәскә өйрәндек.

Люзия улын бер минутка да калдырып китә алмый. Гел янәшәсендә була. Дөрес, авыр чакларда ире булыша, туганнары ярдәм кулы суза. Бар булган акчаларын Айратны дәвалауга тоталар. Максатлары – ничек тә улларына ярдәм итү. Люзия Айратны тормыш итәргә өйрәтеп калдырырга тели.

– Гел без янәшәсендә дә булмабыз. Өй эчендә тотынып йөри ала ул. Киләчәктә аякларына басып, үз-үзен йөртә алса иде. Тернәкләндерү курсларына да йөреп торабыз. Улым үзе дә күнегүләрне калдырмаска тырыша. Мин арысам да, «Әйдә, әни, барып кайтыйк инде», – дип, яныма килә. Бик тә йөрисе килә үзенең. Хыяллары да җитәрлек бит. Артист буласы килә, җырлыйсы, театрда уйныйсы, – ди әнисе.

Артист дигәннән, «Могҗиза» студиясенә йөргән һәр бала шушы теләк белән яна. Айрат та  репетиция көннәрен көтеп тора икән. Театрда көн-төн яшәргә дә риза, ди әнисе.

Айдар белән Люзия Айратка иптәшкә тагын бала алып кайтырга телиләр. Тик насыйп булмый. Ә Айратка сеңелкәш кирәк! Уйлашалар да приюттан бик матур  кызчык алып кайталар. Моннан биш ел элек була ул хәл. Люзия Диләрәне бер күрүдә ярата. Кызчык та кунакка дип кайткан җиреннән башка китәргә теләми.

– Кәгазьдә генә тәрбиягә алынган ул. Йөрәктә – үзебезнеке! Шулкадәр үз иттек. Диләрә «абыем» дип кенә тора, Айрат аңа сүз дә әйттерми. Алар арасындагы җылы хисләрне әйтеп бетереп булмый. Кызым балалар бакчасында биргән тәм-томнарның яртысын абыйсына алып кайта иде. Шулкадәр якын алар, – ди Люзия. – Улымның авыруын Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер сынаудыр дип кабул иттек. Димәк, без аны үтәргә тиеш. «Әнием» дип өзелеп торучы балаларым бар. Алар өчен миннән дә кадерле, газиз кеше юк! Бәхетнең иң олысы инде бу!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү