Газетага язылу

Диннәр төрле булса да...

Диннәр төрле булса да...
ru.pinterest.com

Беренче язмыш. «Казанда берничә ел элек хастаханәдә бергә яткан танышым, кордашым белән безне икебезнең дә диндә булуы якынайтты, ахры. Шунысы гына бар: беребез – мөселман, икенчебез христиан дине кагыйдәләре буенча яши. Аралар бик ерак булса да, шуннан бирле телефоннан элемтәбез югалмады. Бер-беребезне дини бәйрәмнәребез белән дә котламый калмыйбыз. Быелгы Ураза гаетеннән соң әлеге танышым шалтырата: «Телевизордан Уфадан барган Гает бәйрәмен карадым. Тәлгать Таҗетдинның вәгазен тыңлаганда, күздән яшьләр килде. Рус телендә сөйләгәч, бөтенесе йөрәккә үтеп керде. Шулкадәр аңлатып, шулкадәр күңелгә үтәрлек итеп сөйләде инде! Бер дин дә начарлыкка өйрәтми, үзара дус, тату яшәүләргә берни җитми шул». Без еш кына имамнарны тиргибез, нигә вәгазьләрне татарча гына сөйләмиләр икән, дибез. Баксаң, русча сөйләүнең дә үз өстенлекләре бар икән бит...»

Икенче язмыш. «Ураза гаете тирәсендә эштә бик тынгысыз вакыт туры килде. Башка вакытта өйләрне махсус шуңа дип атап җыештыра идем. Арып-талып, соң гына эштән кайтып киләм. Дустым Вера шалтырата: «Сезнең бәйрәмгә дип мин дә өйләрне җыештырдым әле...» Оят булып китте, арулар онытылды. Кайтуга, бөтен җирне ялт итеп җыештырдым. Вера – минем балачак дустым, бергә укыдык, бер тирәдә яшибез. Инде балаларыбыз бик дус. Ике араны бер итеп йөриләр. Ирем белән икебез дингә килгәч, балалар да кечкенәдән хәләл белән хәрамны аерып үсте. Володя да гел безнең кибеттән ашамлыкларның составын укып, ярамый торган катнашмасы юкмы икәнен карап алганны күреп үсте. Тора-бара ул да, кибеткә кергәч, бөтен ашамлыкны: «Әни, бу хәләлме?» – дип сорый башлады. Вера үзе дә, без аларга кунакка киләсе булсак, ипинең дә хәләл дигәнен ала, без килмичә, күрмичә, берсенең дә тартмаларын, язуларын ташламый иде. Хәзер инде үзләре дә сыйфатлы – хәләл тамгасы куелган ризыкларны гына ашыйлар. Һәркемнең үз дине иң яхшысы, иң әйбәте. Әмма янәшәңдәгеләр синең динеңә хөрмәт күрсәтсә, җанга бик тә рәхәт икән...»

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре