Әлеге нәтиҗәләрне INTERRECORD рекордларны теркәү халыкара система белгечләре теркәгән һәм Россиянең рекордлар реестрына теркәлгән.
– Казан янындагы шәхси теплицада үстерелгән Россиянең иң озын кыяры рәсми рәвештә бакчачылык рекорды дип танылды. Бу Россиянең заманча рекордлары фәнни үзәкләрдә һәм махсуслаштырылган хуҗалыкларда гына түгел, ә гади бакчаларда да куелуын раслый, — дигән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов Татарстан бакчачылары съездында.
Эмина Вахитова рекордлы кыярны узган елның язында үстергән. Сорты – «Восточный деликатес». Яшелчәләрне гаиләсе өчен үстергән. Шул вакытта ул теплицасындагы бер кыярның гадәттән тыш тиз үсә башлавына игътибар иткән. Тора-бара аның зурлыгы Россиядә моңа кадәр теркәлгән барлык күрсәткечләрдән артып китүе ачыкланган.
– Мин озак еллар парникта яшелчәләр үстерәм. Быел да шул ук тәртип буенча үстердем. Ләкин бу кыяр башкача үсте. Көннәрдән бер көнне мин аны гади яшелчә буларак кабул итми башладым, һәм бары тик үсүен генә күзәттем, – ди һәвәскәр бакчачы.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы кыярның үлчәмнәрен алгач, кыярны теркиләр. Әлеге рекорд моңа кадәрге нәтиҗәләрне узып киткән. Аңа кадәрге кыярларның озынлыгы 83, 85 һәм 63 см булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез