Борыч үсентесе күршелек мәсьәләсендә бигрәк тә нәзберек. Үзенә «ошамаган» үсенте янына утыртканда, зәгыйфь кенә үсә, еш чирли һәм уңышны да аз бирә.
Ул бигрәк тә борчак һәм ногыт борчагы янында начар үсә. Бу культуралар аны туклыклы матдәләрдән мәхрүм итә чөнки. Борычны бәрәңге тирәсенә дә утыртырга ярамый: икесе дә бер үк төрле чирләргә бирешүчән.
Татлы борыч помидор янында үсүне ярата. Алар бер-берсенә уңайлы мохит тудырып утыра. Кишер, суган һәм сарымсак түтәлләре янында да әйбәт үсә. Ә базилик һәм петрушка тирәсендә үсүе исә хәтта исен һәм тәмен яхшырта.
Кыяр белән күршелек рөхсәт ителә, әмма саклык сорала. Кыяр сулы, дымлы мохитне ярата, ә борыч артык дымны күтәрә алмый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез